Ни өчен Казан һәм Чаллы халкы бай яши?
![Ни өчен Казан һәм Чаллы халкы бай яши?](http://www.alki-rt.ru//media/k2/items/cache/c273c5fb975e334edc4be420b46b3e6a_S.jpg)
военный-пенсионер.рф
Россиядә икътисади вәзгыятьнең шактый катлулы булуына карамастан, Татарстан җитәкчелеге республикада халык тормышын яхшыртуга, аларның тормыш-яшәешен югары дәрәҗәдә саклауга зур игътибар бирә. Моның шулай булуын Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан төзелгән рейтинг та ассызыклый.
Әлеге исемлек Россия шәһәрләрендәге “Фәкыйрьлелек индексы”н санап чыгару нәтиҗәсендә төзелгән. Моның өчен шәһәрләрдәге 18-30 яшьлек аеруча ярлы ир-ат һәм, гомумән, яшьләрне ачыклаганнар. Әлеге калаларда гомер кичерүче фәкыйрь халык санын билгеләү дә рейтингны төзүдә иң мөһим критерийларның берсе буларак каралган.
Рейтинг нәтиҗәләре исә Татарстан өчен шактый сөенечле. Әлеге исемлек Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә халыкның Россиянең башка калалары белән чагыштырганда шактый яхшырак яшәвен ассызыклый. Казан исә, гомумән дә, Россиянең иң бай “яшәүче” биш шәһәре исемлегенә кергән. Рейтингның беренче ике юлында Владивосток һәм Мәскәү шәһәрләре урнашкан. Бу калаларда “фәкыйрьлек индексы” 0,08 дип билгеләнгән. Екатеринбургта әлеге күрсәткечне – 0,14; Казанда – 0,2; ә Төмәндә исә – 0,23 дип исәпләп чыгарганнар.
Әйтергә кирәк, Татарстан башкаласында аеруча фәкыйрь яшәүче яшьләр һәм ир-атлар саны шактый түбән – нибары 3 һәм 2 процент кына тәшкил итә. Әле алай гына да түгел, Казанда халыкның нибары 9 проценты гына аеруча ярлы булып санала. Аз керемле казанлылар саны исә 45 процент дип билгеләнгән. Бу – Россиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда шактый түбән күрсәткеч, дип ассызыклый белгечләр.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, исемлеккә Татарстанның Чаллы шәһәре дә кергән. Биредә “фәкыйрьлелек индексы”н башка калалар белән чагыштырганда шулай ук әллә ни югары дип булмый. Бу күрсәткеч нибары 0,5не тәшкил иткән. Шунысы да мөһим, Чаллы әлеге исемлектә Воронеж шәһәреннән бераз гына калышкан һәм рейтингның 21нче юлында урнашкан.
Россиянең иң фәкыйрь шәһәрләренә килгәндә, алар Тольятти, Әстерхан, Пенза, Волгоград һәм Сарытау икән.
Гомумән алганда, Россиядә фәкыйрьлек белән бәйле вәзгыять елдан-ел яхшыра. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы 11 ел эчендә илдә ярлылар саны якынча 3 тапкырга кимегән. 2003 елда үзен ярлы яшим дип уйлаучылар саны 37 процент булса, 2014 елда исә әлеге күрсәткеч 11 процентка гына калган.
Шулай да, Россиядә үзен аз керемлеләр төркеменә кертүче халык саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Мәсәлән, декабрь аенда россиялеләрнең 54 проценты үзен шундыйлар рәтенә керткән. Белгечләр исә бу күренешне илдәге икътисади авырлыклар белән бәйләп аңлата.