“Әлмәтем” ансамбле шаккатырды! [+ФОТОЛАР]

13 еллык тарихы булган “Әлмәтем”  халык бию ансамбленең еллык концерты бу юлы да шәп узды.

“Нефтьче” мәдәният сараенда алма төшәрлек тә урын юк иде. Залга ялгыш кына килеп эләккән кеше дә ул көнне булмагандыр, һәркем ансамбль белән яхшы таныш, аларның чыгышын карарга ел да йөри.  

13 ел эчендә  Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре, ансамбльнең баш балетмейстеры Фәридә Кикар ярдәмендә йөзләгән бала олы тормышка аяк басты. Кыска гына вакыт эчендә алар халык исемен яулады.

Язгы бөтерчекләр” Халыкара конкурсының алтын лауреатлары, 2009 елда Сочида узган “Югары нотада” Халыкара телевидения конкурсы Гран -при ияләре, “Без бергә” бәйгесендә беренчеләр, “Сандугач сайрар илем” төбәкара бәйгесе, “Йолдызлык” республикакүләм бәйгесе лауреатлары алар. Эстониядә, Франциядә, Болгариядә, Грециядә, Чехиядә  узган халыкара фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Йошкар-Ола, Туапсе, Одесса халкын таң калдырып кайттылар.

Ел да ансамбль оешкан айда – декабрьдә иң оста биючеләр тамашачы алдында хисап тота, бию дөньясына алып кереп китә. Бу юлы да нинди генә биюләр куймады алар: Свердлау татарлары биюе, татар, рус, чуаш биюләре, бөтен дөнья халыклары биюен дә күпләрнең күргәне булмагандыр.

Ә костюмнарының бизәлешен, матурлыгын сүзләр белән генә язып бетереп булмый! Кечкенә төркемнәрдән алып, инде профессиональ биючеләргә әйләнгән егет-кызларга кадәр үз осталыкларын күрсәтте.

Гадәттәгечә агымдагы елда ансамбльне тәмамлаучы егет-кызларга истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Ансамбльдән чыгып киткән  егет-кызлар да традиция буенча ансамбльне дәвам иттерүчеләрне котларга килгән иде.

Тамашаны Әлмәтнең үзешчән җырчылары чыгышлары да бизәде. Әмма иң сокландырганы – Әлмәтнең йөзек кашы булган яшь биючеләр иде. Афәриннән башка сүз юк аларга! Булдырдылар!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Туапсе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Краснодарского края
Экология в Краснодарском крае
Спорт в Краснодарском крае
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Туапсе и Краснодарском крае

Rss.plus