Җәйге ял: юрганга карап аякны сузасың...
1 июньнән рәсми рәвештә мәктәп укучылары каникулга чыкты. Ата-аналарның күбесе дә ялларын җәй көне алып, балалары белән бергә ял итәргә тели. Әлбәттә, ял итүчеләр ялларын төрлечә уздыра...
Җәмәгать фикерен өйрәнүнең Бөтенроссия үзәге үткәргән сораштыруда да фикерләр төрле. Тик теләк белән мөмкинлекләр генә еш кына тәңгәл килми шул. Мисал өчен, сораштырылучыларның 45 проценты җәйге ялын өендә уздырачак, ә 35 проценты аны бакча, дачада казынып үткәрәчәк. Тик сайлау мөмкинлеге, тиешле суммалары булган очракта россиялеләр отпускларын Кавказда Кара диңгез яры буенда, ә төгәлрәге, Сочи, Туапсе шәһәрләрендә, чит илдә ял итәр иде. Ләкин халыкның күпчелегенең Кырымда рәхәтләнеп ял итәсе килә. Мондыйларның саны – 36 процент. Быел ул республикада ял итәргә ниятләүчеләр 8 процент кына.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Балаларның ялы да ата-аналарыныкыннан әллә ни аерылмый. Аларның күбесе каникулларын өйдә, дачада, бакчада уздырачак. Әти-әниләре белән Россиянең башка шәһәрләренә барачак балалар бары 14 процент кына.
Җәйге ялда өйдә калуның сәбәбе берничә. Беренчедән, күп кенә респондент моны финанс ягы такыр булу белән аңлата. Җәйге челләдә ял ала алмау, сәламәтлек какшау да сәбәп булып тора. Өй мәшәкате башка җиргә чыгып китәргә ирек бирми диючеләр алай ук күп түгел, ләкин шулай да бар.
Сораштырылганнарның 36 проценты ял итәр өчен даими рәвештә акча җыя икән. Ә 2015 елда мондыйларның саны бермә-бер артыграк – 54 процент булган. Бер кешегә ял итәр өчен быел 34 мең сумга якын акча кирәк, ә былтыр бу сан 32 810 сум булган. Моннан дүрт ел элек, 2012 елда, бер кешегә ял итәргә барып кайтырга 27 мең сум акча да җитә торган булган...
Кызыклы статистикага да игътибар итәргә кирәк: соңгы 5 елда россиялеләрнең 64 проценты үз ялларын Россиянең башка төбәкләрендә уздырмаган. 80 процент халык башка илләрдә ял итмәгән. Быел ялга баручылар арасында, 2015 ел белән чагыштырганда, ял яхшырак булыр, дип уйлаучылар кими төшкән.