Лениногорск укучылары Сочига китә
Шәһәребездәге балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе үтте.
Ул көнне кырык биш укучыга өстәмә белем алу турындагы таныклык тапшырылды. Ә иң яхшы укучылар: Ангелина Чех, Вилена Сафина, Анастасия Петрова, Алсу Хәсбиуллина, Милена Илалова, Арина Петрова, шәхси сайлап алу үтеп, Сочи шәһәрендәге «Сириус» белем бирү үзәгенә чакыру алды.