Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лаеклы ялда булып та эшләүчеләр киләчәктә пенсиядән бөтенләй колак кагарга мөмкин

“Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды утырышында Россия Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе белгече Юрий Горлин шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, бу кагыйдә елына 1 миллион сумнан артык табыш алып эшләгән пенсионерларга гына кагыла.
 
Горлин тәкъдиме хуплау таба калса, аена 83 мең сумнан артык табыш алып эшләүче пенсионерларга пенсия тү­ләнмәскә тиеш була. Тик утырышта бу фикерне бик азлар гына хуплаган. Проект авторы исә бу тәкъдим бүген бик актуаль дигән фикердә. “Пенсия – хезмәт хакы алмый башлагач хасил булган бушлыкны тутыру чарасы. Шуңа күрә зур күләмдә табыш алып көн күрүче кайберәүләрнең шу­ңа өстәп әле пенсия дә алуы – зур гаделсезлек”, – ди ул. Горлин китергән мәгълүматлар­га ышансаң, бүген Россиядә­ге барлык пенсионерларның 10 проценты, төгәлрәк әйт­кәндә, 400-500 мең кеше аена бер миллионнан да күбрәк табыш алып эшли. “Аларга пенсия түләмәсәң, Россия Пенсия фондында елына 100 миллиард сум акча янга калачак”, – ди проект авторы.
 
Дөрес, мондый тәкъдим беренче тапкыр гына яң­гырамый. Узган ел Россия Хез­мәт министрлыгы “Эш­ләү­че пенсионерларга пенсия түләү үзенчәлекләре турында” закон проекты әзер­ләгән иде. Тик хөкүмәт, бу тәкъдим­нән баш тартып, эшләүче пенсионерларга түләнүче пен­сия күләмен арттырмаска дигән фи­кердә тукталды.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus