Добавить новость

Бизнесмен назвал причину массовой продажи недвижимости Орбакайте у других звезд

Синоптик Вильфанд: октябрь в Москве начнется с летней погоды

В Курской области бывший полицейский закрыл собой жену от дрона ВСУ и погиб

Захарова: обязательства по расследованию теракта на «Севпотоках» не выполняются



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рашат НИЗАМИ: ЧАҢ ТЕЛЕДӘЙ СӘЯСӘТ

Күп гасырлар кичтек, мең изүләр күрдек, исән калдык. Ә Россия дигән илнең яшәү кардиограммасы һаман бик четерекле. Милләтебез хәтта бүген дә кабаттан кыздыру башланган карагруһчылык шаукымыннан афәт чигеп яши. Мисаллар күп. Россиянең үз Конституциясендә үк, 68 маддәдә “һәр милләт үз телендә белем алырга хокуклы” дигән юллар бар. Аларны бер генә суд-мәхкәмә яисә Парламент та юкка чыгармаган. Әмма Илбашлары үзбелдеге белән, Төп Законны бозып, 2007 елның азагында 309 номерлы фәрманга кул куйды һәм “вак телләр”нең киләчәктәге кулланышына тоташ йозак салды. Мондый кансыз адымны безгә каршы “Кансыз Николай” яисә “Җәллад Сталин” ләкабе алган падишаһлар да кылалмаган иде. Хәтта шундый явызлар да милли мәктәпләргә кагылмады. Бүген исә татарның җан-бәгыре саналган Татарстан җирендә дә татар мәктәпләренең гомумсаны - 827, ә урта мәктәпләр саны 294 кенә булып калды. Һәрбер мәктәпкә 150-160 бала йөри дип ташлама ясасаң да, ана телендә белем алучы татар укучыларының саны 15 меңнән дә артмый. Димәк, гыйфрит көче нәтиҗәсендә, ана телебез юкка чыгып бара. Безнең телебез күптән шундый өметсез телләр рәтендә исәпләнә инде...

Бөтен Җир шарындагы бар милләтләр гомумлатинлашып барган чакта, өлкән агай безнең латин әлифбасына күчү теләгенә дә усал балта чапты. Югыйсә, элеккеге Советлар Союзы дигән империянең генә түгел, Европада шул ук империя басымы астында социалистик саналган, асылда исә Россиягә бәйле һәм Россия туендырып торган дәүләтләрнең яртысы кирилл имлясыннан баш тартты. Россиядәге оешмаларның да яртысында, бигрәк тә банкларда казна документлары латин хәрефендә һәм латин теле белән тутырыла. Мәскәүдәге барча урамнарның исемнәре латин хәрефләре белән күрсәтелгән. Ә безнең халкыбызга үзенең калебенә газиз-якын булган латин имлясына күчәргә, шуның ярдәмендә халыкара мәйданга чыгарга юллар бикле.

2012 елның декабрендә Дәүләт Думасы инде “Россиядә мәгариф турында” канун кабул итте. Аның нигезендә фәкать рус теле генә дәүләт теле һәм мәгариф теле булып законлашты. Россия казнасына өлкән агай шикелле үк ясак түләсәк тә, безнең татар телен күршедәге Башкортостан, Бурятия, Мари-Комиларда укытырга һичнинди хакыбыз юк. Әнә шул, Путин имза салган 309 нчы законны нигез итеп, Төмән өлкәсендәге - 91, Башкортостандагы - 51, күрше өлкәләрдә янә 20-30 ар татар мәктәбен ябып бетерделәр. Безнең ана телебезне үлемгә хөкем иттеләр, читтәге милләттәшләребез Тукайның “Туган тел” шигырен укый һәм җырлый да алмыйча газап чигә...

Россия территориясендә фәкать безнең милләт – бөек татар гына заманында дәүләт артыннан дәүләт, хәтта Алтын Урда атлы галиҗәнап каһанлык та тоткан халык иде. Тәүге, үзәкләштерелгән урыс дәүләтен дә өлкән агайларга безнең ерак бабаларыбыз төзеп бирде. Олуг агай безнең кебек 400-500 нче елларда ук түгел, ә фәкать 1546 елда гына олуг кенәзле вә патшалы булды. Аннары инде, Мәскәү бер-бер артлы кабып йотарга әзерләнгәч, ил буенча “үз теләге белән кушылган” “башкорт, удмурт, мари, чичән дәүләтләре” пәйда булды. Шул рәвешчә, алар Мәскәү тарафыннан үзләре өчен ташлама вә өстенлек дәгъва итәргә өмет тотты. Әмма аларның хыяллары да ком сарае яки сабын күбеге кебек капылт юкка чыкты. Өлкән агайдан башка барча милләт хәзер – яу кузгала башласа – туплар ите, тыныч чакта – ат урынына арба сөйрәүчеләр. Гәрчә, мондый сәясәтне һәм барча Россияне иске рәвешендә, чәнечкеле тимерчыбыкларга уралган хәлендә саклап калу һәмишә өлкән агайга түгел, бар байлыкка хуҗа булып утырган тар кавемгә кирәк. Телевидение экраныннан “Газпром - халыкныкы” дип кычкырулар, ялган тәкбир – Россиядәге һәрбер изелүченең, шул исәптән өлкән агайның да битенә төкерү ул. Ә синнән, миннән һәм Мөхәммәтәминнән талап җыелган салымны түгү өчен яңа түтәлләр чиксез – кичә башканыкы булып яшәгән һәм бүген кабаттан кушып куелган Абхаз, Осетин һәм Кырым дәүләтләрендәге халык калебен өр-яңадан тылсымларга, өшкерергә, калыпларга кирәк. Мондый эшләр казнабызга соңгы айларда гына да өч йөз миллиард долларга төште диләр, алай икән, без ул территорияләрне бернинди чыгымнар тотмыйча һәм кан түкмичә генә кире кайтардык, дип сөйләүләр дә нигезсез.

Кырымда яшәүче туганнарыбызны кычкыртып алдаулары бәгырьләрне телә. Референдум атлы уен башлаганчы “югары мәҗлестә биш урынның берсен татарга бирәбез, һәр министрның бер урынбасары шулардан булачак, татарларның милли мәктәпләрен сакларга ярдәм итәчәкбез, алай гына түгел, милли телдәге югары уку йортлары да ачачакбыз әле”, дип тезә-тезә күпме алдадылар! Гыйфриттән күңеле кайткан ничәмә-ничә мең татар читкә чыгып качты, андагы милләттәшләребезнең ниндидер өстенлек йә статус алачагына һичбер өметләр юк.

Россия хөкүмәте егерме-утызлап телевидение каналлары аша, миллионлаган тәңкә акча коя-коя, “Украина территориясендә унитар дәүләт, держимордачылык ысуллары юкка чыгарга тиеш; анда һәр өлкәгә үзбилгеләнү хокуклары бирергә, демократик, ягъни ирекле яшәү, башкалага төпсез елгадай салым яудырмау, үз ихтыяҗларын да канәгатьләндерү рәвешен кертергә кирәк”, дип акыл сата. “Чит кеше ихатасыннан шырпы эзләгәнче үз утарыңда череп яткан бүрәнәләрне күрә белү лазем”, - ди бер әйтем. Чит дәүләткә акыл өйрәткәнче, үз илеңдә тәртип урнаштырасы, тоташ талауларны туктатасы, бөлгенлеккә төшкән кара гавамны ачлыктан коткарасы, үзеңнән дә зыялырак милләтләргә мөстәкыйльлек, үзе эшләп тапкан акчаны үзенә сарыф итү, мәгариф һәм мәдәниятен үстерү өчен юл ачасы иде.

Хәзер Россия эчендә “ул губерналардан гына хасил булырга тиеш” дигән сүз куера. Димәк, якын арада “милли республика” дигән статусларга да ясин укырга җыеналар сыман. “Татарстан Президенты” дигән атама тирәсендә дә шул ук хәл. Хәзер безгә яшәү рәвешен дә, мәгариф һәм хәтта дәүләт системасын да фәкать Мәскәү тага. Татарстан нефтен “Дуслык” үткәргечләре аша Европадагы байлар табынына туктаусыз агызалар. Ә асыл дуслык һәм татар-башкорт-мариларны санга сугу,  хөрмәт күрсәтүләр – тик кәгазьдә генә.

“Россия халыкларының бердәмлек көне” дигән дата якыная. Быел да, нәкъ былтырдагыча, пайтәхет үзәгендә, бөтен илнең бәгыренә басып, “Урыс маршы” атлы акцияләр уздырырлар инде. Анда “мари маршы, татар маршы” атлы кеп-кечкенә колонналар ясарга да мөмкинлек юк. Дәүләт вертикаль буенча идарә ителә бит. Син – вак милләт, тын чыгара күрмә. Әмма шунысы хак: безнең илдә татар яки бурят телләренең җинаятьләр теленә әверелгәне, анда бандит жаргоннарына урын булганы юк.

Россия хакимнәре – тәхет кенә түгел, дары мичкәсе өстенә утырган көе дә идарә итә. Сәяси маятник чиркәүдәге чаң теле шикелле болганып торган илдә моны гына төшенергә, ахыр чиктә, хак яшәргә омтылу рәвешен Татарстанга килеп тә өйрәнергә кирәк.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Лавров в ООН: Москва осуждает действия Израиля в Ливане

В Курской области бывший полицейский закрыл собой жену от дрона ВСУ и погиб

Захарова: обязательства по расследованию теракта на «Севпотоках» не выполняются

Синоптик Вильфанд: октябрь в Москве начнется с летней погоды

Музыкальные новости

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Масспостинг вертикальных видео в TikTok, Youtube-shorts, ВК-клипы, Reels.

Лавров заявил о превращении союза США и Южной Кореи в тройственный блок с Японией

Сломавшийся Як-40 временно парализовал работу аэропорта Внуково

Новости России

Погубят урожай в следующем году: две самые частые ошибки дачников во время осенних работ на огороде

Захарова: обязательства по расследованию теракта на «Севпотоках» не выполняются

Бизнесмен назвал причину массовой продажи недвижимости Орбакайте у других звезд

Легендарная поп-группа 90-х «Шан-Хай» к своему 40-летию представила нового солиста

Экология в России и мире

После отдыха в Турции муж теперь постоянно просит такую яичницу на завтрак: вот рецепт, ингредиенты есть в любом российском магазине

Кристина Орбакайте ставит точку в своих отношениях с Россией

От аспирина до фосарбина. За что любили народного академика Арбузова?

Очень модный гардероб для этой осени: примеры образов

Спорт в России и мире

Камилла Рахимова вышла во второй круг WTA-1000 в Пекине, обыграв Кимберли Биррелл

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине

Янник Синнер не приедет на турнир ATP-500 в Вену

Даниил Медведев вышел во второй круг турнира ATP-500 в Пекине

Moscow.media

Автодорога между Щербинкой и Рязановским поселением в ТиНАО Москвы готова на 25 %

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Сегодня свой 65-летний юбилей отмечает Заслуженный спасатель Российской Федерации, член Высшего Совета Общероссийской общественной организации "Российский союз спасателей" Литюк Николай Петрович

"Пейзажи Карелии"











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Будет петь: Ирина Понаровская не стала отменять концерт после смерти сына

Петербург может стать столицей БРИКС

Погубят урожай в следующем году: две самые частые ошибки дачников во время осенних работ на огороде

«Занимайтесь своими делами». В Узбекистане ответили МИД России после реакции на избиение школьника из-за русского языка