Добавить новость

Столичный суд взыскал с Никиты Преснякова долг за ЖКУ

В Котельниках продолжается подготовка к отопительному периоду

Гроб с телом Романа Мадянова вынесли из храма Архангела Михаила в Бронницах

Врачи МОНИКИ Подмосковья обсудили вопросы организации медпомощи в регионе





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илгизәр ЗӘКИЕВ: СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА ШИКАЯТЬ

Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында сәхнәләштерелгән “Җәлил” операсында фашизмга хөрмәт белән карау күренешләрен табып, Татарстан Коммунистлар партиясе җитәкчелеге прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Бу исә Рихард Вагнерның Новосибирск театрында куелган “Тангейзер” операсына бәйле гауганың икенче сериясе буларак кабул ителде. Андагы җирле руханилар бу операда христиан диненә тел тидерү, дин тотучыларны кимсетү кебек кимчелекләр тапкан булган.

Сүз башында шуны искәртеп узыйк: ике очракта да прокуратура җинаять эше ачарга нигез тапмады. Ләкин монда эшнең асылы канун бозылуның раслануында яисә кире кагылуында түгел. Прокуратураның бу сәхнә әсәрләрен, аларның куелышын тикшереп, сәнгать тарафын яклап чыгуы, чынлыкта бик уңай күренеш. Гомумән алганда, төрле сәясәтчеләрнең, дин әһелләренең әдәби әсәрләргә, театр спектакльләренә, операларга карата мондый һөҗүме РФ Конституциясенең 44нче маддәсенә каршы килә. Ул маддә исә Россия гражданына иҗат иреге хокукын бирә. Прокуратураның сәнгатьне якларга басуы киләчәктә мондый дәгъваларның барлыкка килүен чикләр, дигән өмет бар. Чөнки теләсә кайсы әсәрдә, хәтта классика буларак танылганнарында да, китеклек эзләп суд юлын таптарга мөмкин.  Әйтик, бәйләнчек затлардан берәрсе Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендә исламны бозып күрсәтү элементларын таба ала. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә качаклар, жуликлар тормышын идеальләштерү күренешләре бар, моны исә яшьләрне начар юлга өндәү дип аңлатырга була. Г.Камалның “Банкрот”ы, гомумән, бурыч җыеп, банкларны алдарга өйрәтә. Ә әледән-әле кабатланып торган икътисади кризис шартларында бик актуаль мәсьәләләрнең берсе ул.  Банк җитәкчелеге бурычлардан качуның сәбәбен шушы спектакльдән күрмәс дип кем әйтә ала?!

Хәзер бу сәнгать әсәрләре өстеннән шикаять язу күренешенең нигезләрен барлыйк. Алга киткән Көнбатыш илләрен мактыйбыз-мактыйбыз да алардан иң тискәре, әхлаксыз якларын үзебезгә күчерәбез. Бу очракта да шулай. АКШта адвокатлык-юристлык шаукымы турында күбебез хәбәрдар. Аларда мөмкинлек булган саен суд ишеген шакыйлар. Кафеда өстеңә кайнар чәй түгелсә дә шикаять языла, имеш, официант чәйнең кайнар булуы турында кисәтмәгән. Урамда яңгырга эләгеп киемең юешләнсә дә, син гаепле түгел, синоптиклар яңгыр турында алдан кисәтмәгән! Әлбәттә, болар барысы да берни кылмыйча гына кесә калынайту максаты белән эшләнә.

Хәзер Россия дә шушы гадәтне үзләштерергә омтыла, тик тагын да бозыграк рәвештә.  Америкача ысулны кулланырга маташучылар элек тә булды: кибеттә таеп егылгач, аның хуҗасыннан миллионнар даулап судка бирү очраклары ишетелгәләде. Ләкин Россиядә андый судларда җиңү мөмкин түгел. Адвокатлык, юристлык, мәхкәмә шаукымы бездә 37 нче елларда канга сеңгән әләкчелек, шикаять яудыру гадәте белән кушыла. Акча ягы да икенче планга кала. Суд аша көндәшләрдән котылу, үзеңә һәм партиягә популярлык арттыру максаты күз уңында тотыла: “Тангейзер” операсы очрагында бу бәхәснең куеруы -  театр директоры кәнәфиенә кызыгу - беренчел төп сәбәп, тик һөҗүм генә дин ягыннан ясалган.  Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсын сәхнәләштергәндә, свастика ялтырап  китү, Гитлер белән Сталинның бер югарылыкта куелуы кебек кимчелекләр күреп шикаять язу -  Коммунистлар партиясенең кими барган популярлыгын торгызырга маташу гына бит ул.  ЛДПР партиясе җитәкчелегенә хас алымнар шул рәвешле Татарстан коммунистларына да килеп иреште.

Бу вакыйга белән аваздаш очракны да искә төшереп китик. Мәскәүдә Шпигельманның “Маус” дип аталган роман-комиксы кибетләрдә сатудан алына. Фашизмга каршы эчтәлектәге бу китап тышлыгында свастика сурәте булу кемгәдер ошамаган, шул зат шикаять язарга да иренмәгән.

Фашизмга каршы көрәшәбез дип, без хәзер свастиканы, Гитлерны һичкайда сурәтләмәскә тиеш булабыз — әлеге дә баягы адвокатлар-юристлар иле АКШтан үрнәк алып. Әйтик, аларда “негр” сүзен куллану тыелган, бу сүз урынына “афроамерикалы” дип сөйләшү тиеш. Гитлер сурәте урынына “Монда фашистик Германия лидеры” дип язып куйыйкмы, свастика ясалырга тиешле урында (әйтик, хәрби танктагы символ) “монда фашизм символы” дигән язу тамгасы төшерикме? Абсурд күренеш икәне шундук аңлашыла сыман. Ләкин антифашистик рухтагы китаптан свастика сурәте табып, аңа фашизмны хөрмәтләүдә гаеп ату  - шушы абсурд күренешнең  чынга ашуы түгелме соң?

Көнбатыштагы кебек, бездә дә мондый абсурдлык канун чыгарудан һәм аны кулланышка кертүдән башлана. Роскомнадзор исә канунның үтәлешен аеруча тырышлык белән контрольдә тота.  Бу оешмага шикаять язмыйча, шалтыратып алу да җитәдер. Быел Роскомнадзор “Православие и мир” порталы редакциясен җәзага тартып шаккатырды. Бу портал яман шештән бик интеккән ике авыруның үз-үзенә кул салуы турында хәбәр иткән. Кемнеңдер асылынганы, башкасының тәрәзәдән сикерүе турында язарга ярамый икән бит, суицид пропагандасы  булып чыга.  Элмәккә кергәннәр турында татар матбугатында бик җентекле язмалар еш очрый, тиешле урынга шикаять язар кеше генә табылмый, ахры. Тик монысы вакыт мәсьәләсе генә түгел микән?..

Быел яз көне Дәүләт Думасы наркотик матдәләрне пропагандалауны тыю турында канун проектын беренче укылышта кабул итте. Канун икенче-өченче укылышларны уңышлы узып, кулланышка керсәме... Шикаять язарга яратучыларга менә кайда оҗмах башланачак!  Мәк чәчәге турында җыр башкаручылардан башлап, әбиләрнең подъезддагы шприцлардан зарлануы турында язучы журналистны да суд юлын таптатырга мөмкин ләбаса!

Татар халкында көнчелек сыйфатының аеруча явыз рәвешкә керүе сер түгел. Россия күләмендә шикаять шаукымының әле тегендә, әле монда кабынып алуы бер бәла. Татар менталитетын искә алып фикер йөрткәндә, бездә бу күренеш модага керсә, дөрләп янган учакка әверелү дә мөмкин. Прокуратура “Җәлил” операсын саклап калды-калуын, ләкин бер-берсенең уңышын күргәндә ачуын кая куярга белмәүче кемсә-татар өчен тыелып тора алырмы?

Ни кызганыч, Тукай премиясе өчен көрәш елдан-ел гаугалырак төс ала башлады. Шикаять шаукымына ияреп, премиягә дәгъва кылучылар бер-берсенең әсәреннән фашизм исен, свастика сурәтен, сүгенү сүзен, үз-үзенә кул салган берәр әдәби геройны эзли башларга да мөмкин. Премиягә лаеклы затларны билгеләү көннәре алдыннан прокуратура дәгъва кылучының романын, картинасын рәсми рәвештә тикшерә башлый икән, авторның иҗаты премиягә никадәр генә лаек булса да, бу бүләк турында онытырга кирәк.

Шикаятьләрдән телебез дә зыян күрә. Мәктәпләрдә татар теле  күп укытыла, безнең балабызга татар теле кирәкми, дип шикаять язучылар аз булдымы?.. Әле шунысы аяныч, боларның кимендә яртысы - Галиев, Сәлимов, Мөхәммәтҗанов кебек чи татар фамилияле, ягъни кичә генә татарча сөйләшкән гаилә вәкилләре. Татарстанда рус  теленең дә, татар теленең дә тигез укытылуына ачу килеп, теш кайрап йөрүче Ольга Артеменко (Россия Мәгариф министрлыгына караган Белем бирүнең милли проблемалары үзәге җитәкчесе) ишеләргә  шундый шикаятьчеләр табылып кына торсын...

Гаеп ату, шикаять язу кебек күренешләр Украина вакыйгалары белән бәйле рәвештә янә активлашты.  Сәнгать әһелләре арасында эчке дошманнарны эзләү дулкынында Андрей Макаревич кебек кыю телле җырчылар тәнкыйть утына эләкте, ялган мәгълүмат,  дөресрәге, хакимият теләгән юнәлештә булмаган мәгълүмат бирмәүдә гаепләп, радиоканалларга, газета-журналларга төрле яктан һөҗүмнәр ясалды. Украинадагы вакыйгаларга карата фикерләр татар матбугатында да күренгәли, шуңа күрә бу мәсьәләгә бәйле шикаять шаукымы бездә дә кузгалмас дип ышанып булырмы?

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Певица Натали Орли вернулась к истокам

"ДОБРЫЙ КАРДИНАЛ КРЕМЛЯ": ЯДЕРНЫМ ОРУДИЕМ НЕ РАЗБРАСЫВАЮТСЯ, НО ЕСЛИ НАТО, ЗНАЧИТ НАДО?! Полезные советы Высшего Всенародного Президента Вселенной. Важные данные для России, Европы, США и всего мира!

Лавров заявил о необходимости немедленной остановки эскалации на Ближнем Востоке

Мешок на голову - и в Москву-реку: Изменившее Россию покушение на Ельцина расследовать не стали

Музыкальные новости

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Блокада или мир: Лавров поставил США перед честным выбором

Желдорреммаш определил лучших работников локомотиворемонтных заводов 2024 года

Бизнес-омбудсмен Подмосковья помог отменить запрет на реализацию продукции компании

Новости России

ЧТО ДЕЛАЮТ ПРЯМО НА ТЕННИСНОМ КОРТЕ! ВИДЕО. И очень важные данные для России, США, Европы и всего мира.

Свежие новости о мобилизации в РФ от 28 сентября 2024: будет ли вторая волна, заявления экспертов

В Дмитровском городском округе Подмосковья водитель врезался в мемориальный комплекс

В Феодосии завершается строительство жилого комплекса “Утесов”

Экология в России и мире

Олимпийские ценности: доступное жилье в Иваново сдадут по улучшенному стандарту

Как стильные прически и отличный макияж могут изменить имидж

Отказалась от овсянки вопреки её пользы: полезная каша оказалась вредной, объясняю причины

Маршрут автопоезда «Остановим ВИЧ в Свердловской области!» в текущем году включает 24 города региона

Спорт в России и мире

Янник Синнер не приедет на турнир ATP-500 в Вену

Эйсинг-777 // Марин Чилич стал самым низкорейтинговым чемпионом турнира АТР

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине

Пекин (ATP). 2-й круг. Котов сыграет с Коболли, Сафиуллин – с Синнером, Медведев – с Маннарино

Moscow.media

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Сегодня свой 65-летний юбилей отмечает Заслуженный спасатель Российской Федерации, член Высшего Совета Общероссийской общественной организации "Российский союз спасателей" Литюк Николай Петрович

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

Интервью с вампиром











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Дмитровском городском округе Подмосковья водитель врезался в мемориальный комплекс

ЧТО ДЕЛАЮТ ПРЯМО НА ТЕННИСНОМ КОРТЕ! ВИДЕО. И очень важные данные для России, США, Европы и всего мира.

Легендарная поп-группа 90-х «Шан-Хай» к своему 40-летию представила нового солиста

«Занимайтесь своими делами». В Узбекистане ответили МИД России после реакции на избиение школьника из-за русского языка