Борын-борын заманда колак ишетмәгән, күз күрмәгән җирләрдә булган, ди, куяннар һәм керпеләр патшалыгы. Әле бу вакытта куяннарның колаклары кыска булган. Керпеләрнең дә аркаларында энәләре булмаган. Куяннар патшалыгында бер патша кызы яшәгән. Ул бик көйсез, үзсүзле һәм уйнарга гына яраткан. Шуңа күрә аның исеме дә Уйнак булган. Бер көнне патша малае куяннар патшалыгы яныннан алмасын тәгәрәтеп барганда, аны Уйнак күреп ала һәм каршысына йөгерә. Читать дальше...
Кирәк юлда тәртипле,
Бик сак кына йөрергә.
Моны һәр кеше белә,
Гомер бит ул бер генә!
Авыл гына, диләр дә,
Светофорлар куймыйлар.
Авылда да балалар
Юлга якын уйныйлар.
Юл кагыйдәләрен белмәү,
Дусларым, бик куркыныч.
Ә белергә теләмәү,
Аеруча кызганыч.
Игътибарлы булыгыз,
Тирә-якка карагыз!
Юллар буш булса гына
Алга таба атлагыз. Читать дальше...
Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары бер генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез.
Читать дальше...
Беркөнне уйнарга чыккач, песиебезнең читлектән качкан куяннарыбызны куалап йөргәнен күрдем. Әй сикерешәләр, чабышалар. Куяннар песидән дә курка икән… Рәхәтләнеп көлә-көлә, егыла-егыла, мин дә чаптым алар белән. Берсен дә куып тота алмадым. Менә шулай, көнемнең мавыктыргыч шөгыльләр белән узганын сизми дә калдым.
Үз итте бит өебезне
Кечкенә соры тычкан.
Песиебез тоталмады –
Ул бик еракка качкан.
Песиебез тоталмагач,
Алдык җилем кибеттән.
Һәркөн саен көтәбез –
Ябышмый, киребеткән!
Ә беркөнне иртән торсак,
Күрдек гаҗәеп хәлне:
Тычкан чиный, песи мырлый...
Көлештек шушы мәлне.
Икәүләшеп ябышканнар,
Келәйгә ката-ката.
Песи... Читать дальше...
Минем бик шаян һәм акыллы этем бар. Аның исеме Барбос. Ул бик матур, аклы-каралы төстә. Барбос мине мәктәпкә барганда озатып кала, ә кайтканда шатланып каршы ала. Ул минем сакчым да.
Читать дальше...
Җәйге каникулда булган бер кызыклы вакыйга турында сезгә дә җиткерим әле. Авылда яшәгәч, әлбәттә, сыеры да, бозавы да, кош-корты да була. Ә сыеры булгач, аны җәен көтүгә чыгармыйча, абзарда асрап булмый. Һәркем белә: сөтлебикә сөтне кышын түгел, ә җәен мулрак бирә. Ләкин сыерны һәркөн иртән көтүгә кудың да, җәй буе ял итеп яттың гына түгел әле. Чираты белән үзеңә дә көтү көтәргә туры килә. Җәй урталарында, көтү чираты тагын килеп җитте. Читать дальше...
Укуымда булыша
Әнием минем бик уңган,
Аш-су серләрен белә.
Без сораган әйберләрне
Тәмле итеп пешерә.
Бик белемле дә әле ул,
Укуымда булыша.
Мин «бишле»гә укысын дип,
Көне-төне тырыша.
Дәниф Әхмәдуллин, Арча районы, Хәсәншәех мәктәбе.
Башлангыч сыйныфлар
Башлангыч сыйныфлар
Йөрәгемдә калды.
Бергәләп шатландык,
Бергәләп уйнадык. Читать дальше...
Дөньяда бик күп кирәкле һөнәрләр бар. Шуларның берсе – янгын сүндерүче һөнәре. Янгын сүндерүчеләр бернәрсәдән дә курыкмыйлар. Бу эшкә бөтен кешене дә алмыйлар. Янгын сүндерүче булып эшләр өчен бик җитез һәм көчле булырга кирәк.
Читать дальше...
Пилмән, мантый, төрле камыр ризыклары... Болар барысы да ашарга пешерүче һөнәренең бер өлеше.
Читать дальше...
Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу –
Иң хас сыйфат табиб кешегә.
Гиппократ антына тугры булып,
Ярдәм кулы сузу һәркемгә.
Бу һөнәр бит күпме жаваплылык,
Курку белмәү сорый осталык.
Ак халатлы табиб ярдәм итә,
Без авырсак, килсә хасталык.
Сау-сәламәт булу өчен тагын,
Кирәк һәрчак табиб киңәше.
Һөнәрләр күп, әмма бармы икән
Табибларга аның тиңдәше? Читать дальше...
Без, 2Г сыйныфы укучылары, ААҖ «Чаллы икмәге» предприятиесенә экскурсиягә бардык. Андагы эшчеләр безне шатланып каршы алдылар. Экскурсияне инженер-технолог алып барды. Ул безгә ипинең һәм төрле ашамлыкларның җитештерелүе турында сөйләде. Ипинең ничек пешерелүен үз күзебез белән күрер өчен цехка чакырды.
Читать дальше...
Күптән түгел гимназиябездә «Һөнәрләр дөньясында» дигән темага багышланган бәйге уздырылды. Биредә һәр сыйныф укучылары үзенә ошаган һөнәр турында кызыклы итеп сөйләргә тиеш иде. Бигрәк тә, Флүзә Фәйзуллина җитәкчелегендәге 3В сыйныфын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Җитәкче апалары укучыларга аш-су остасы турында шигырь биреп кенә түгел, ә шул һөнәрнең асылын ачып бирерлек итеп сүзләрен дә тапкан. Балалар сәнгатьле... Читать дальше...
26нчы гыйнвар көнне Казанда «Мисс Татарстана – 2015» бәйгесе узды. Анда минем апам – Ләйлә Шәрипова да катнашты. Ул КФУда укый. Аңа 20 яшь. Ләйлә апам озын кара чәчле, бик чибәр hәм тәртипле, укуы да гел 4-5 кенә. Төрле яктан булган ул. Шуңа күрә дә үзенең сәләтләрен сынап карамакчы булды. Бәйгедә катнашучы кызлар барысы да бик матур иде. Тик монда матурлык кына түгел, үзеңнең белемнәреңне дә күрсәтергә кирәк иде. Без гаиләбез белән апам өчен җан атып утырдык. Читать дальше...
Быел Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Моның өчен шәһәребездә дә, мәктәбебездә дә бик күп чаралар үткәрелә. Сыйныф сәгатьләре, ветераннарның өйләрендә булу, төрле очрашулар, викториналар үткәрү кебек чаралар уза. Күптән түгел шәһәребезнең балалар китапханәсендә «Җиңүнең 70 еллыгы»на һәм «Ленинград блокадасының 71 еллыгы»на багышланган тематик кичә булды. Кичәне китапханә хезмәткәрләре Фәния... Читать дальше...
Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә татар гимназияләре җитәкчеләренең республика киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәгә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан татар милли гимназияләре лидерлары җыелган иде. Алар Чаллыда эшләп килгән милли статуслы уку йортының тарихы һәм бүгенге көндә гимназиядә укучыларны төрле яктан үстерү өчен тудырылган мөмкинлекләр белән таныштылар.
Читать дальше...
Паркларның без яшәгән өйгә, без укыган мәктәпкә якын урнашуы үзе бер бәхет. Чаллының 10нчы мәктәбе ГЭС бистәсенә, төп-төз наратларга күмелгән ял паркына терәлеп үк урнашкан. Парк кыш көне физкультура дәресе өчен менә дигән мәйдан – мәктәпнең чаңгычылары юкка гына республикада алдынгы урыннарны яулап киләләрмени? Табигатьнең бу матур урыны укучыларга яз җиткәнен дә, мөгаен, иң алда сиздерәдер.
Читать дальше...