Шәһәрнең Тимер юл урамында яшәүче Ирек Садыйковның өй алды, ишегалды әкиятне хәтерләтә. Биредә “Альп таучыгы”, кое, күпер, убырлы карчык өе, эт оясы һәм башкалар – барысы да күзеңнең явын алырлык матур, бизәкле. Хәтта мичкә тыгарга җайсыз дип читкә бәрелгән кәкре, ботаклы, корыган агачлар да ярап куйган: алардан Ирек менә дигән өстәл, идәнгә куя торган лампа ясаган. Тулырак безнең фоторепортаждан карагыз.