Буа – Ульяновск юлында Саратов автобусы әйләнеп капланды (+фото)
![Буа – Ульяновск юлында Саратов автобусы әйләнеп капланды (+фото)](http://www.buinsk-tat.ru//media/k2/items/cache/26721f00a000f13ef6ef85a71eeed4c1_S.jpg)
Бүген иртәнге сәгать 5 тулганда Саратовтан Татарстанга – Свияжск утравына экскурсиягә килүче автобус һәлакәткә очрады. Чүпрәле ягыннан чыгучы 1991 елгы егет идарә иткән “Шевроле Авео” автомобиле автобуска юл бирми, ә 1960 елгы автобус йөртүче бәрелешү көчен киметү максатында рульне уңга бора һәм көпчәкләре юеш җиргә эләккән автобус дамба астына төшеп каплана. Андагы 31 кешенең – 2 йөртүченең һәм 29 пассажирның 7се зыян күрә. Алардан төрле җәрәхәтләр, сынулар алган, баш мие селкенгән алты кеше Буа район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә, оча сөяге сынган, күкрәк читлеге имгәнгән 1939 елгы хатын-кыз реанимация бүлегенә китереләләр. Салондагы 14 яшькә кадәрге 5 бала да була, бәхеткә, аларга зыян килми. Калган барлык пассажирлар да автобус белән кире Саратовка озатканчыга кадәр шулай ук дәваханәгә китереләләр. Биредә аларны тукландыру оештырыла.