«Кыен вакытларда артка карама, тагын бер адым түргә атла...»
Можга шәһәрендә гомер итүче Гөлзада Нәфыйк кызы Мөхәммәтдинова көзнең шушы көннәрендә бер-бер артлы ике матур бәйрәмнең шатлыклы кичерешләрен күңеле аша үткәрә. Беренчесе – Әниләр көне булса, икенчесе – быел тормыш иптәше Рәшит Сәләх улы белән бергә гомер кичерүләренә 50 ел тулуны билгеләп үткәннәр. Алтын туйлары уңаеннан бик зурлаганнар үзләрен.