Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тәүфикь бирче,Раббым,балама

Иртән торып тәрәзәгә килдем,

Яңа көнгә бирәм дип саләм.
Ни күрәм мин,чүплек савытында,
Нидер эзли ахры,бер адәм.

Баламы ул, ирме, хатын-кызмы,
Карасам да, аңлый алмадым.
Ризык салдым да мин бер букчага,
Шул тарафка таба атладым.

Чүплек савытында казынучы,
Булып чыкты татар әбисе.
Исәнләшкәч, ул сискәнеп куйды,
Күтәрелеп китте кәефе.

Килеп утырды ул утыргычка,
Чистартты да аның ак карын.
Әкрен генә бушата башлады,
Күңелендә булган моң-зарын.

Әбиемә сиксән өч яшь икән,
Дүрт баланың газиз анасы.
Туган-үскән йортны саткан алар,
Инде хәзер кая барасы?

Балаларын бер дә ачуланмый,
“Акылына алар килерләр.
Алар мине бик тә яраталар,
Сөйми мине кияү-киленнәр.

Башта алар бик тә яхшы иде,
Оныкларны йөрттем бакчага.
Икесенә машина да алдым.
Сыер,сарык саткан акчама.

Аш пешереп каршы ала идем,
Алар эштән кайткан вакытка.
Картлык килде,кулдан эшләр китте,
Әйләндем мин артык кашыкка.

Балаларның һәрберсенә кереп,
Җылы караш эзләп йөрдем дә.
Менә шушы хәлгә калдым ,улым.
Гомеремнең картлык көнендә.

Кешеләрдән ким-хур үстермәдем,
Белмәделәр алар юклыкны.
Салмаганмын алар күңеленә,
Тәүфикь дигән изге орлыкны”.

Соңармагыз берүк сез,балалар,
Газизегез сезне сагына.
Дүрт балага гомер биргән ана,
Шәһәр чүплегендә казына.

Фәнис Мөхәммәтҗанов.

Яр Чаллы шәһәрә.

Фото: http://otvet.imgsmail.ru/download/8416009_0d29f2d3994132c0a829d70126f539b1_800.jpg

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus