Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Cугыштан соңгы беренче Яңа ел бәйрәме

Мин сугыш беткән елда укырга кердем. Һич онытасым юк: өстемдә терсәге ямалган сатин күлмәк, яланаяк, башка балалар китап-дәфтәрләрен җилкә аша кигән киндер букчага салганнар, ә миңа абыем өй чормасыннан сугышка кадәр меңгереп куелган фанера чемоданны алып төшеп, такта сумка ясап бирде. 

Ул уку башлануын яскынып көтүләр, парта артына утырулар – хәерчелек, авыр эштән туйган без – балаларга куанычлы бер вакыйга иде. Класстагы күбебезнең әтиләре яу кырында башын салган, барыбыз да ябык, йончу.

Ул Яңа елны, Кыш бабайны ашкынып көтүләр... Бер көнне укытучыбыз Галия апа: «Балалар, һәркайсыгыз иртәгә ике пешкән бәрәңге алып килегез, кәгазьдән кап ясыйбыз», – диде. Икенче көнне апага ияреп, берничә бишенче сыйныф укучысы да керде. Бәрәңге сылап, ике битне бер-берсенә ябыштырдык. Аннары кап ясадык.

Классыбыз белән чыршылы залга керү, Кыш бабайны көтүләр әле хәзер дә бәгыремне актарып исемә төшә. Хикмәт шунда: Галия апа җыр-биюләр әзерләргә, шигырь өйрәнергә кушты, Кыш бабайның балаларны бик яратуын, юмарт булуын, күчтәнәчләр бирәчәген дә әйтте. Ниһаять, Галия апа:

– Балалар, Кыш бабайга һөнәрләрегезне күрсәтегез әле, әнә, күчтәнәч тә алып килгән, – дип куйды. Анысыннан күптән күз ала алмыйбыз инде, һөнәр күрсәтергә кирәк бит. Мин биергә ярата идем. Абыемнан калган олтанлы итекне салып куйдым да, ак йон оекбаштан биергә тотындым, бабакай хуплап тора. Үзем биим, күзем теге тылсымлы капчыкта. Беркемнең дә күчтәнәчсез каласы килми. Бәйрәм онытылмаслык күңелле булды. Ниһаять, Кыш бабай күчтәнәчләр тарата башлады. Теге көнне без китап битеннән ясаган капка 4 прәнник, 8 тышсыз шакмаклы конфет салынган иде. Ул күчтәнәчкә сөенүләр... Өйдәгеләрне дә шатландырырга кирәк бит, без дүрт бала. 

Еллар үтте, балаларыбызга табак тутырып, Кыш бабай күчтәнәче алып кайтабыз, ул ай буена җитә. Нинди генә тәмлүшкәләр юк анда! Әмма берсе дә теге прәнник кебек тәмле түгел. Бала чагымның моңсу истәлеге булып гомерем буе озата килә ул китап битеннән ясалган прәнник салынган кап. Яңа ел бәйрәме җиткән саен елый-елый бүгенге ризыклы өстәлебезгә шөкер кылам, елларга иминлек, кешеләр күңеленә миһербанлылык телим.

 

фото чыганагы :vash-novy-god.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus