Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Быелның соңгы көненә йолдызлар фаразы

Кучкар

Тормышыгызның кайсы өлкәсен алсак та, һәркайда тулы тәртип. Тирәгездәгеләрне рухландыру, аларга көч бирү сәләтегез артачак. Бик матур сюрпризлар көтегез.

Үгезбозау

Тормышыгыздан үтә зур канәгатьлек хисләре кичерерсез. Үзегез белән очрашкан дус-ишләрегез, таныш белешләрегез, килеп туган хәлләр – барысы да күңелегезгә фәкать тынычлык кына иңдерәчәк. Һич көтмәгәндә алдыгызда зур мөмкинлекләр ачылачак.

Игезәкләр

Килеп туган хәлләр теге яки бу мәсьәлә буенча фикерләрегезне дәлилләүне таләп итәчәк. Тирәгездәгеләр исә фикерләү рәвешегезне чиктән тыш тупас дип бәяләргә мөмкин.

Кысла

Эшләрегез шактый ук шома барыр. Тик аларның нәтиҗәсе үзегезне канәгатьләндерер, дип әйтеп булмас. Мәсәлән, сөеклесенең түгәрәк бриллиант бүләк итүе турында хыялланган шакмак рәвешендәгесе эләгер.

Арыслан

Бу атнада Арысланнарның серкәләре су күтәрмәс шикелле. Аның каравы тирәгездәгеләрнең үзегезне ничегрәк бәяләүләрен белү мөмкинлеге ачылачак. Бу бәяләү дигәнебез күңелегезне төшерердәй булмас сымак.

Кыз

Бу көннәрдә кемнәргә нәрсәләр бирергә теләсәгез, шуны алырсыз, ә тирәгездәгеләр сезгә үзегез теләгәнне бирер. Итагатьле мөнәсәбәтләр, күңелле очрашулар өчен менә дигән атна. Ялгыз кызларның үз парларын табу ихтималы зур.

Үлчәү

Бу атна ташкын булып агылачак мәгълүматлар арасында үзегез өчен бик файдалы хәбәрләр булырга охшап тора. Белеп торыгыз: алар ярдәмендә сез бик акчалы һәм дә абруйлы кешегә әйләнергә мөмкинсез.

Чаян

Килеп туган хәлләр Чаяннарда уңай тәэсирләр генә калдыракчак. Ул гына да түгел, алар әле хисләрегезне тулырак белдерү, ниндидер бер шәхси теләгегезне тормышка ашыру мөмкинлеге дә бирәчәк.

Укчы

Килеп туган хәлләр автомобиль яисә башка техника сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Тирәгездәгеләр арасыннан бер кеше белән ачыктан-ачык сөйләшү ниндидер кыенлыклар аркасында төртелеп калган эшләрегезнең алга китүенә этәргеч ясаячак.

Кәҗәмөгез

Ниндидер мәсьәләләрдә якыннарыгыз каршы төшеп ачуыгызны чыгарырга мөмкин. Яңа елда искиткеч шәп бүләкләр кабул итәргә әзер булып торыгыз.

Сукояр

Мин-минлегегезгә бераз тиярләр бугай. Якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрдә дә кайбер кытыршыклар килеп чыгарга мөмкин. Аның каравы атна бик шәп яңалыклар белән тәмамланачак.

Балык

Үтә матур вакыйгалар, берсеннән-берсе күңеллерәк яңалыклар көтегез. Матди хәлегезнең яхшырачагы көн кебек ачык. Кыскасы, тормышыгызның кадерен белеп кенә яшисе дә яшисе

Туйлар.ру

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus