Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа елга бүләк – яңа фатир

Бүген «Татарстан» совхозы поселогында 29 фатирлы яңа йорт куллануга тапшырылды. 9 фатир гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы кысаларында бирелде.  Болар – «Татарстан» совхозы поселогының үзендә баракларда яшәүчеләр. 13 фатир районның торак шартларын яхшыртуга чиратта торган ятимнәргә бүленде. 7 фатир исә социаль ипотека программасында торучыларга бирелде. Хуҗалар ачкычларны бүген үк алдылар, инде үз фатирларына үтеп, андагы шартлар белән таныштылар.

Әле җәй ахырында гына нигезе салынган бу йорт кыска гына вакыт эчендә күтәрелде. Бүген анда барлык инженерлык коммуникацияләре үткәрелгән. Җиһазларыңны урнаштырып, рәхәтләнеп яши башлыйсы гына. Подрядчы «Домкор Строй» оешмасы төзүчеләре торакны вакытында өлгертү өчен бар көчләрен куеп, вакыт белән исәпләшмичә эшләде.
Ачкычларны тапшыру тантаналы шартларда үтте. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиев, «Домкор» ҖЧҖ генераль директоры Мөнир Гайнуллов, «Домкор Строй» ҖЧҖ генераль директоры Рашад Сәйфетдинов та килгәннәр иде. Яңа йорттан фатир алучыларны беренче булып Васил Хаҗиев котлады. «Йортны дәүләт торак фонды төзелеше планына кертә һәм, нигездә, өч ай эчендә аны өлгертә алганбыз икән, без моның өчен Мөнир Әнвәр улы җитәкчелегендәге «Домкор» оешмасына, аның төзүчеләренә олы рәхмәтле. Ә биредән фатир алучылар бу йортта исән-имин булып, куанып, күршеләр белән дус булып яшәсеннәр. Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне, ятимнәрне уңай шартларга чыгара алганга, социаль ипотекада торучыларга ярдәм итә алганга без бик шатбыз. Киләчәктә дә төзелеш дәвам итәчәк », – диде ул. Участок башлыгы Илнур Шәфигуллин җитәкчелегендә төзелештә турыдан-туры эшләгән «Домкор Строй» хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Аннары котлау өчен сүз Мөнир Гайнулловка бирелде. «Үз торагыңны алу – һәркемнең тормышында олы вакыйга. Хуҗаларны барысын да олы бәйрәмнәре белән котлыйм. Гаиләләрегез түгәрәк , йортларыгыз һәрвакыт якты һәм җылы булсын», – диде ул. «Домкор Строй» ҖЧҖ генераль директоры Рашад Сәйфетдинов йорт төзелеше әле бу урында гына тукталмаячак, язга чыккач каршыда балалар мәйданчыгы төзиячәкбез, дип вәгъдә бирде.
Аннары беренче өч гаиләгә ачкычлар тапшырылды, символик лента киселде һәм авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, йортка бәхет юрап, подъезд ишегеннән беренче булып кулындагы песине үткәрде. Аның артыннан барлык хуҗалар да кереп, фатирларының йозагын ачты.
Әйтергә кирәк, ятимнәргә фатирлар бушка бирелде, авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр һәм социаль ипотека кысаларында торак алучылар фатир бәясен бүлеп түләячәкләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus