Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Балык Бистәсендә авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре укучылар алдында чыгыш ясадылар-Фотолар

Һөнәр сайлау җаваплы эш ул

Район хакимиятенең киңәшмәләр залында районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы югары уку йортлары галимнәре һәм анда укучы районыбыз студентлары белән очраштылар.

Анда муниципаль район башлыгы Илхам Валеев белән республикабызның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Титовның да катнашуы икеләтә мәртәбәле булды. Беренчедән, алар икесе дә элек авыл хуҗалыгы югары уку йортларын тәмамласалар, икенчедән, бүген яшь белгечләргә дәүләт тарафыннан нинди ташламалар  каралганлыгын алардан да яхшы белүче юктыр. Әнә шуңа залда утырган укытучыларга һәм әти-әниләргә дә очрашу бик файдалы булды.

Гадәттәгечә биредә дә Казан авыл хуҗалыгы университетының техник сервис һәм механизация институты директоры Сергей Яхин, ветеринария академиясе проректоры Галия Йосыпова, булачак белгечләр, Күгәрчен авылы егете Булат Иминов белән Балык Бистәсе кызы Ксения Чистякова чыгышлары да тирән эчтәлекле, мәгнәле булды. Бәлки шуңададыр күп сораулар биреп аптыратучылар булмады. Бары тик берничә укучы максатчан юллама буенча керүчеләргә ташламалар, беренче курска керүчеләрне тулай торак белән тәэмин итү ттәртибе белән кызыксындылар. Аларның һәркайсы тулы җаваптан канәгать калдылар. Мондый дәрәжәле очрашу мөгаен һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Чөнки соңыннан “Кулон-Агро” җәмгыяте яшь белгечләре Ләйсән Гарипова белән Илназ Әхмәдуллин Һәм “Логос” җәмгыяте баш агрономы Айзат Зарипов үзләренең  туган җиребездә мөстәкыйль рәвештә тырышып эшләүләре, хезмәт һәм тормыш-көнкүреш шартлары турында тәсфирлап сөйләделәр. Аларның һәммәсе дә эш урыныннан торак белән тәэмин ителгәннәр. Хезмәт хаклары да югары, министырлыктан әле бишәр мең сум күләмендә өстәмә дә алалар. Берсүз белән әйткәндә һөнәр сайлау бик җаваплы эш булсада үз күңелләре тарткан югары уку йортын сайласалар бердә үкенечкә булмас мөгаен.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus