Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Трой-Урай авылында инвалидлар декадасы уңаеннан матур кичә узды

Бүгенгесе көнне физик мөмкинлеге чикле кешеләр белән эш итүе авыр булса да авылыбыз егете Сергей Шелков үзенең активлыгы белән күпләрне сокландыра.

Күз күреме буенча инвалид бу егет күп еллардан бирле инде без-мәдәният хезмәткәрләренең ышанычлы ярдәмчесенә әйләнде. Авыл клубында нинди генә чара үткәрергә алынсакта иң элек аны ярдәмгә чакырабыз. Кайбер вакытта инде үзебезгә дә уңайсыз булып китә. Рәхмәт, бервакытта да сер бирми. Сәхнәгә чыгып моңлы җыр сузуга тамашачылар тын алмыйча аны тыңлыйлар.

Ул кечкенәдән шундый актив булды. Мәктәптә дә, техник учелищеда укыганда да сәхнәдән аерылмады. Училищеда укыган елларында аның шаяннар һәм тапкырлар клубында катнашуын күпләр әледә яхшы хәтерлиләрдер. Район күләмендә оештырылган үзешчәннәр конкурсында да ул күп мәртәбәләр җиңүче булды. Ел дәвамында авылыбызда үткәрелә торган олы бәйрәмнәрдә дә ул һәрвакыт башлап йөри. Бу көннәрдә без инде бергәләшеп яңа ел кичендә дигән күңел ачу чарасына әзерләнә башладык. Сергей Шелков та бу кичәдә берничә җыры белән авылдашларыбызның күңелен күрергә теләк белдерде. Иң куандырганы, тамашачылар аның җырларын һәрвакыт зур түземсезлек белән көтеп алалар. Тройурайлыларның һәм район кешеләренең күңелен күрә белгән мәдәният активы Сергейга киләчәктә дә иҗади уңышлар телисе килә.

Юлия Фугина,

Мәдәният йорты директоры.

Редакциядән: Әниләр көне уңаеннан да монда олы концерт программасы оештырганнар. Анда барлык буын вәкилләре чыгыш ясаган. Шуңа ул һәркемнең күңеленә хуш килгән. Бәйрәм концерты гадәттәгечә мул ризыклы чәй табыны артында тәмамланган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus