Добавить новость

Задержан мужчина, изнасиловавший женщину в парке в Москве

Ƃывший м϶p Ρиги пοκaɜaл «ɜубы дpaκοнa» нa гpaницe c Ροccиeй

Еще один донской город присоединился к сбору монет на памятник

Дилеры предупредили россиян о возможном падении авторынка



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә ике балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре башланды

Зәйдә ике балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре башланды

Россия  Президенты Владимир Путин  Федераль Җыенга юлламасында: “Соңгы өч елда илдә балалар бакчаларында өстәмә 800 мең урын булдырылды. Барлык төбәкләрдә диярлек 3-7 яшьлек балалар бакчаларда урын белән тәэмин ителде”, - дип бу мәсьәләгә ил хөкүмәте рәисенең аеруча зур игътибар бирүен шәрехләде. “Әмма һаман да кайбер гаиләләр баласын бакчага урнаштыру проблемасы белән күзгә-күз очраша. Шуңа күрә бу мәсьәләне ябык дип әйтә алмыйбыз, хөкүмәтнең, төбәк җитәкчеләренең бу проблемага игътибарлы булуын сорыйм”, - дип белдерде ул. Татарстанда әлеге мәсьәлә соңгы биш елда аеруча игътибар үзәгендә, элегрәк “Бәләкәч” президент программасы кысаларында республикада күп кенә яңа бакчалар сафка басса, узган елларда ул федераль программаларга керү аша хәл ителде. Ә 2016 елдан исә Татарстанда балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге программага безнең районда ике бакча керде.  Алар “Уймак кыз” Һәм “ Урман әкияте” балалар бакчасы. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 15 миллионнан артыграк сум акча бүленә. Район җитәкчелеге соравы буенча тендер нигезендә төзекләндерү эшләрен башкару хокукы алган подрядчы оешмалар, яңа елны көтеп тормыйча, бакчаларны төзекләндерүгә кереште. Кичә район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, бүлек җитәкчеләре әлеге бакчаларда алып барылучы эшләрне карадылар.

“Урман әкияте” балалар бакчасына төзекләндерү эшләре өчен республикадан бүленүче акчаларның 7 млн. 513 мең сумы билгеләнгән.Хәзер бу суммага бакчаның электр челтәрен тулысынча алыштыру, вентеляция системасын яңарту, һәр урында түшәмнәрне тәртипкә китерү, идәннәрнең линолиумнарын алыштыру, физкультура, музыка залларында, баскыч, коридорларның стеналарын да тигезләп буяу, ишекләрне алыштыру, бинаның сокол өлешен яңарту, отмосканы асфальтлау  каралган.

- Бакчабыз 1978 елда кулланылышка тапшырылган. Соңгы елларда биредә түбә, тәрәзәләр, җылылык, канализация  системасы яңартылу сәбәпле, быелга каралган капиталь төзекләндерү барышы нәтиҗәсендә бинабызның эчке ягын тулысынча заманчалаштырып матурлый алачакбыз дип исәплибез. Төзекләндерү эшләре барышында барлык куркынычсызлык таләпләре дә үтәлә, - ди “Урман әкияте” бакчасы мөдире Роза Габбасова.

Ә  “Уймак кыз” балалар бакчасында төзекләндерү эшләрен “Омега” ҖЧШ алып бара. Биредә алар ремонтка ноябрь ахырында керешкән. Олег Мартынов җитәкчелегендә төзүчеләр төп игътибарны эшне тиз һәм сыйфатлы башкаруга бирә.

- Республика Министрлар Кабинеты тарафыннан агымдагы елның 9 октябрендә расланган документ нигезендә безнең бакча төзекләндерү эшләре кирәк булган мәктәпкәчә яшьтәге учреждение  буларак билгеләнде. Республикадан бу уңайдан каралган махсус программа буенча “Уймак кыз”га 7 миллион 535 мең сум  средство бүленә. Ул бакчаның ризык әзерләү блогында  җылылык, салкын һәм кайнар су, канализация системаларын тулысынча алыштырып, капиталь төзекләндерү үткәрүгә, җылылык челтәрен тулысынча алыштыруга, су үткәргечләрне яңартуга, 9 төркемдә бәдрәф, юыну бүлмәләрен тулысынча заманчалаштырырга тәгаенләнә. Шулай ук кер юу өчен каралган аерым бинада  түбә алыштыру, канализация системасын яңарту күздә тотыла, - ди бакча мөдире Елена Недошивина.

Төзелеш оешмасы яңа елга кадәр бакчаның иске өлешендә төзекләндерүне тулысынча төгәлләргә исәп тота. Көнлек билгеләнгән эшне вакытында башкарып, план буенча каралганны үтибез, ди Олег Мартынов. Әлеге оешма районда мәктәпкәчә яшьтәгеләр, мәгариф учреждениеләрен һ.б.ны капиталь төзекләндерүдә катнашып, сыйфатлы эш буенча ышаныч яулады инде.

“Уймак кыз” балалар бакчасында 9 төркемдә 210 бала тәрбияләнә. Эш барышында, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү йөзеннән, сабыйлар бинаның яңа өлешендә генә булалар. Ә иске өлешкә керү юллары ябылган, төзүчеләр аерым урыннан гына чыгып йөри. Яңа елдан, балаларны бинаның иске өлешенә күчереп, төзекләндерүне яңа өлештә башкарачаклар. Бакча 50 елдан артык хезмәт итә, шуңа да биредә төзекләндерүгә зур чыгымнар сорала. Моңа кадәр бакчаның түбәсе, тәрәзәләре “Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик” муниципаль программа кысаларында алыштырылды. Хәзер исә җылылык, су, канализация челтәрен яңарту, азык әзерләү блогын тулысынча төзекләндерү, бәдрәф, юуыну  бүлмәләрен, ризык  бүлү урыннарын заманчалаштыру бара. Әмма Елена Недошивина белдерүенчә әлеге билгеләнгән средстволар  төркемнәрдә идәннәрнең линолеумын алыштыру, түшәмнәрне яңарту, стеналарны матурлау, төп керү ишеген металлдан эшләнгәнгә алыштыру, бассейнны төзекләндерү өчен җитенкерәмәячәк. Район җитәкчелеге белән объектта очрашу барышында әлеге мәсьәлә күтәрелде.

- Балалар учреждениесын капиталь төзекләндерүгә керешкәнбез икән, әлбәттә аның тулысынча яңаруын күрәсе килә. Шуңа күрә өстәмә төзекләндерү эшләре өчен күпме чыгым кирәк булуын тәгаенларга кирәк, - диде Разиф Кәримов. Ул подрядчы оешма җитәкчесенә өстәмә төзекләндерү эшләренең күпмегә төшәсен исәпләргә кушты, аннан соң бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтачакларын белдерде.

“Уймак кыз”да төзекләндерү эшләре мәшәкате белән беррәттән, район  бәйгеләрендә катнашу турында да онытмыйлар. 15 декабрьдә балалар бакчаларында татар теле кабинетлары әзерләнеше буенча бәйгегә нәтиҗә ясалачак, уймаккызлылар исә төзүчеләрдән иң беренче чиратта әлеге кабинетны төзекләндереп бетерүне сораганнар, биредә төп эшләр төгәлләнеп, стеналарны матурлау бара. Әлеге бакчаның районда балалар тәрбияләү буенча федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә кертү юнәлешендә эшләүче ресурс үзәге булуын да истән чыгарырга ярамый. Бу исә бакчаның һәряктан үрнәк булуын сорый. 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В Москве поделились планами на благоустройство набережных

В первом полугодии россияне чаще всего страховали по каско японские автомобили

Ƃывший м϶p Ρиги пοκaɜaл «ɜубы дpaκοнa» нa гpaницe c Ροccиeй

Нигматуллин назвал матч, который украсил первый тур РПЛ

Музыкальные новости

Today's Wordle answer for Saturday, July 20

В первом полугодии россияне чаще всего приобретали онлайн и страховали по каско автомобили Lada, Kia и Hyundai

В регионах Центральной России продолжаются мероприятия в рамках ведомственной акции «Каникулы с Росгвардией»

Томские спортсменки выиграли Кубок России по лапте

Новости России

«Ключевые моменты». Как получить вторую ипотеку при незакрытой первой?

Ƃывший м϶p Ρиги пοκaɜaл «ɜубы дpaκοнa» нa гpaницe c Ροccиeй

Топ-брокер Левина: в Большом Сити в Москве почти нет студий

Псков отмечает 80-ю годовщину освобождения от немецко-фашистских захватчиков

Экология в России и мире

Приплыли… Какие инфекции обитают в воде

Новая летняя коллекция Khy

Молодёжь сервисного локомотивного депо «Сольвычегодск» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» выиграла дорожный этап интеллектуальной лиги ОАО «РЖД» «Что? Где? Когда?»

30 миллионов тормозных колодок выпустило Новосибирское ЛП Желдорреммаш за свою 80-летнюю историю

Спорт в России и мире

Шнайдер прошла в финал турнира WTA в Будапеште

Рафаэль Надаль вышел в финал турнира в Бостаде

Рейтинг ATP. Рууд обошел Рублева, Берреттини вернулся в топ-50, Надаль поднялся на 100 строчек

Рафаэль Надаль проиграл в первом финале тура ATP в преддверии своей последней Олимпиады

Moscow.media

В России создают сервис знакомств с проверкой кредитов и алиментов

В Домодедово прошли антитеррористические учения.

Google отказалась от ИИ-функции поиска в сервисе Фото из-за технических проблем

Прощай, ЕС! Россия будет поставлять газ в Иран по сверхмощному трубопроводу











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Ƃывший м϶p Ρиги пοκaɜaл «ɜубы дpaκοнa» нa гpaницe c Ροccиeй

Эксперт Барсуков: новая семейная ипотека — неполноценное решение квартирного вопроса

Еще один донской город присоединился к сбору монет на памятник

В Москве состоялся фестиваль «ДэнсхелпФест - 2024»