Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйнең “Тату гаилә” бакчасында хәйрия чарасы үтте

Бүген Зәйнең “Тату гаилә” балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар янына шәһәрнең эре предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр кунакка килде. Сабыйлар аларга үзләренең бакчада нинди шөгыльләргә өйрәнүләрен күрсәттеләр, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр.

Биредә төрле дәрәҗәдә физик мөмкинлеге чикләнгән 74 бала тәрбияләнә, шуларның 11е - инвалид. Ел саен инвалидлар ункөнлеге кысаларында бакчада хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр катнашында күп төрле чаралар уза. Быел да сабыйларга “Кыңгырау чәчәк”, “ Урман әкияте”, “Уймак кыз” бакчаларыннан, балалар иҗат йортыннан, яшьләр эшләре идарәсеннән килеп, үзенчәлекле уенлы-концерт программалары, ә “Космос” яшьләр үзәгендә татугаиләлеләргә бушлай киномультфильмнар күрсәтеп, рухи җылылык өстәсәләр, шәһәр оешмалары матди булышлык күрсәтте.  Мәсәлән, ГРЭС  “Тату гаилә”дә тәрбияләнүчеләргә файдалану өчен өй кинотеатры бүләк итте. Ә “Зәй-Су каналы” начар күрүче балаларга электрон күз тренажеры урнаштырып куллану өчен ноутбук алып килде.

- Без ел саен “Тату гаилә”гә килеп, алар белән даими элемтәдә торабыз, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышабыз. Һәр килүебездә сабыйларның нинди дә булса һөнәрдә алга китүен күреп куанабыз. Кылган игелеклекләрнең шушы сабыйлар сәламәтлеге файдасына булуын тою, тәрбияче-педагогларның алар белән түземле булып профессиональ югарылыкта эшләүләрен күрү сөендерә, - диде предприятиенең кадрлар бүлеге башлыгы Наталья Никифорова, кичерешләре белән уртаклашып.

Башка оешма-предприятиеләр дә сабыйлар өчен кирәкле әйберләр бүләк итте. “Карьер” ҖЧШ - спортзалга балаларга ятып шөгыльләнү өчен паласлар, “Техно” - ламинатор, “Крекер” - 3 мең сумлык сертификат, “Мефро уилз Руссия-Зәй заводы” йокы бүлмәләренә кварц лампочкалары, “Зәй шикәре” заводы логопедик дәресләр үткәрүгә әзерләнгән ноутбук бүләк итте. Ә шәхси эшмәкәр  Рәшит Закиров берничә бүлмәгә обой ябыштырырга булышлык күрсәткән.

- Без ярдәм сорап кемгә генә, кайсы оешмага гына чыксак та, һәрчак уңай җавап алабыз. Сабыйларыбызга булган мәрхәмәтле мөнәсәбәтне һәрдаим тоеп яшибез. Булышлык күрсәтүче барлык зәйлеләргә зур рәхмәт. Ә иң олы мәрхәмәтлек тәрбиячеләребез эшендә чагыла, чөнки бакчага сөйләшә алмыйча, начар күрүдән интеккән балалар  йөри башлагач, даими тренажерларда шөгыльләнү нәтиҗәсендә балаларның сәламәтлеге күзгә күренеп яхшыра. Бу исә ата-аналарга да, безгә дә иң зур куаныч, - ди бакча мөдире Лидия Мишеева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus