![Буа студентына М.Шәймиев бүләк җибәргән (+фото)](http://www.buinsk-tat.ru//media/k2/items/cache/03f139c7b805296f9302adc50aada197_S.jpg)
Буа ветеринария техникумы студенты Наилә Таҗиевага Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев теләкләрен язып, имзалап Болгар тарихы турында китап җибәргән. Узган шимбәдә кызга әлеге бүләкне муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тапшырды. Бу шатлыклы хәбәр бүләк иясе өчен көтелмәгәндә булды. Узган ел, ул вакытта әле Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Наилә Таҗиева Болгар тарихы турындагы республика конкурсына “Болгарга сәяхәтем” дигән инша җибәргән иде. Бәйгедә әлеге мәктәпнең башка укучылары да актив катнашкан. Энҗе Заманова урын алып бүләкләнгән иде. Аның белән бергә Наилә дә җиңү яулаган булган, тик исемлектән ни сәбәп-ледер төшеп калган. Быел онытылган бүләк иясе барлыгы Минтимер Шәриповичка килеп ирешкән. Ул Болгар турында искиткеч эчтәлекле инша язган кызны игътибарсыз калдырмаган. “Наилә сеңлем! Сезгә тормышта уңышлар, иҗади шатлыклар теләп, Минтимер Шәймиев” дип үз кулы белән язган, имзалаган китапны, Казан Кремле, Болгар шәһәре, Свияжск утравы күренешләре төшерелгән көмеш акчаларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловка тапшырырга кушкан. – Шулкадәр шатландым, көтмәдем иде. Минем өчен кадерле бүләк, югалтмыйча саклаячакмын, – ди Наилә.