Үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан “хезмәт ветераны” исемен алучыларга да кагыла. Ташлама аларның уртача айлык кереме 20 мең сумнан артып китмәгән очракта гына бирелә. Әлеге шартлар социаль ярдәм чаралары белән моңа кадәр файдаланган хезмәт ветераннарына кагылмый.
Моннан тыш хезмәт ветераннарына һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгәннәргә телефон элемтәсе өчен субсидия түләүдә дә үзгәрешләр каралган.
Шулай ук Министрлар Кабинеты карарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә киләсе елда пенсионерларга юлда йөрү өчен бирелүче айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) күләме дә керемгә карап билгеләнәчәк: уртача айлык керемнәре 20 мең сумнан ким булганнарга ул 427, артып киткәндә 280 сум биреләчәк. 1 гыйнвардан бердәм айлык социаль билет бәясе 427 сум, балаларныкы 258 сум тәшкил итә. Әлеге үзгәрешләр кешеләрдә байтак кына сораулар тудырды. Бүген алар игътибарына социаль яклау идарәсе җибәргән кайбер җавапларны тәкъдим итәбез.
Сорау: Айлык керемнәре 20 мең сумнан артып киткән пенсионерларның бәясе 427 сум булачак социаль йөрү билеты нигезендә шәһәр транспортында йөрүгә хокуклары сакланачакмы?
Җавап: Барлык пенсионерларның да керемнәренең күләменә бәйсез рәвештә бердәм социаль айлык билет алуга хокуклары саклана. Ләкин ЕДВны 280 сум күләмендә алучылар социаль билет алганда яки электрон карталарын тулыландырганда аерманы үз хисапларына өстәп түләргә тиеш булалар. Шунысында онытмаска кирәк, бердәм социаль юлда йөрү билеты бәясе социаль ярдәм каралмаган кешеләр өчен билгеләнгән билетка караганда арзанрак һәм юлда йөрү саны да чикләнмәгән.
Сорау: Пенсионерларга ЕДВ алты айга билгеләнә. Үзеңнең ЕДВ алуга хокукың булуны ярты ел саен социаль яклау идарәсенә барып расларга кирәк булачакмы?
Җавап: Юк. Чөнки социаль яклау органнары бүген пенсионерларның керемнәре турындагы тулы мәгълүматка ия. Без Пенсия фондыннан электрон рәвештә пенсионерларның эш хаклары һәм иминият взнослары исәпләнүче башка төр керемнәре турында да белешмәләр алу мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә ЕДВны яңа срокка билгеләгәндә пенсионерлар катнашуы кирәкми. Пенсионер социаль яклау органындагы кереме турындагы белешмә белән килешмәгән яки кереме үзгәргән очракта документлар белән кабул итүгә килә ала, әлбәттә.
Сорау: Хәзер күпләр өй телефоныннан баш тартты һәм кәрәзле телефоннардан гына файдалана. Хезмәт ветераннарына кәрәзле телефон хезмәтләренә түләүдә субсидия биреләчәкме?
Җавап: Законда хезмәт ветераннарына кәрәзле телефонга түләү өчен субсидия бирү каралмаган. Элек субсидия телефон өчен абонент түләвенә бирелә иде. Белгәнебезчә, телефон өчен бердәм түләү системасын өч төрле тариф планы алыштырды. Болар вакытка карап, абонент, катнаш тарификацияләре. 1 гыйнвардан субсидияне стационар телефон элемтәсе челтәренең абонент линиясен даими файдалануга биргән өчен түли башлаячаклар.
Сорау: Хезмәт ветеранының социаль ярдәмгә хокукын билгеләгәндә аның үзенең генә кереме исәпләнәме яисә гаиләдәге барлык әгъзаларның да керемнәре турындагы документ кирәкме?
Җавап: Бары тик хезмәт ветеранының үзенең генә кереме искә алына. Калганнарның керемнәре турындагы белешмәләр таләп ителми.
Сорау: “Хезмәт ветераны” исеме кемнәргә биерә?
Җавап: Федераль закон нигезендә “Хезмәт ветеран” исеме бирүдә картлык буенча яисә озак еллар эшләгән өчен пенсия билгеләүгә кирәк булган хезмәт стажы, Россия (СССР, РСФСР) дәүләт бүләкләре яки фидакарьлек өчен тапшырылган ведомство билгеләре булу зарур. Законда фидакарьлек өчен ведомство билгеләренә тәфсилле аңлатма юк. Һәр субъект үзенең хокукларыннан файдаланып, “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибен һәм шартларын, әлеге билгеләр исемлеген билгели. Киләчәктә ведомство билгеләрен билгеләүнең бердәм тәртибе кертеләчәк. Хезмәт министрлыгы тарафыннан закон проекты әзерләнде.