Караклар кулында инде видеорегистратор һәм навигатор була, берсе автомагнитоланы да салдырырга маташа. Янәшәдә куелган машина хуҗасы моңа очраклы шаһит була. Ул каракларны тоткарламакчы була. Тегеләре урлаган әйберләрне ташлап качалар. Полиция хезмәткәрләре якындагы тәүлекара эшләүче кибеткә куелган видеокүзәтү камерасын карыйлар һәм тиздбн каракларның икесен тоткарлыйлар. Алар 18 яшьлек әлмәтлеләр булып чыга. Өченчесе – 17 яшьлек егет тә тоткарлана. Полиция аларның башка машиналарны басу очракларына да кагылышлы булуын ачыклый.