Беренчедән, газ плитасының эш күләме арта, шунлыктан газ белән файдалануның бөтен кагыйдәләрен сакларга кирәк. Плитада эшләп торганда андагы савыт-сабаны, чәйнекләрне карап торырга. Аш-су хәзерләп бетергәч газ плитәсенә төшә торган трубадагы кранны ябырга кирәк. Әгәрдә сез кухняда яисә котельнаяда газ исе сизәсез икән, кичекмәстән бөтен краннарны ябарга кирәк, шул исәптән мичкә (котел) килүчесен дә. Бүлмәне җилләтү максатыннан бөтен тәрәзә-ишекләрне ачырга. Электр белән эшләүче җиһазларны кабызырга да, сүндерергә дә ярамый. Ачык ут белән катгый рәвештә файдалану тыела. Кичекмәстән район газ службасына 04; 2–22–57 телефоннары аша, яисә шул җирлектәге газ өчен җаваплы белгечкә (газовик) хәбәр итәргә кирәк.
Икенчедән, газ белән эшләүче җиһазларның (су җылыту колонкасы, җылыту котелы һәм дымоход) төзек эшләүләрен тикшереп тору зарур. Һава суыра торган каналларның (дымоход) төзек эшләвен күрсәтүче билге–һәрбер каналда тарту көченең (тяга) яхшы булуы, мичтә ярыклар күренмәү. Һаваның тарту көчен (тяга) көненә ике тапкыр: иртән һәм кичен тикшерәләр, яки котелны һәм су җылыту колонкасын кабызыр алдыннан. Бу җиһазлар эшләгәндә, һава йөрсен һәм газ яхшырак янсын өчен форточканы ачык тоту кирәк.
Һава суыруның көчен (тяга) ике төрле ысул белән тикшереп була.
Беренчесе–яндырылган шырпының ялкыны, һава суыра торган юлның рәшәткәсенң, котелны кабыза торган тишеккә тартылуы, суыру көче тиешле дәрәҗәдә икәнен аңлата.
Икенче ысул–кәгазъ кисәге һава суыру каналы (вентиляционный) рәшәткәсенң, котел кабыза торган урынга «ябышып» торуы тарту көченең яхшы булуын исбатлый. Бу тикшерүләр тискәре нәтиҗәле булганда ВДПО вәкилен чакыртып, төзексезлекне бетерергә кирәк.
Газ миченең (дымоход) өслегендә ярыклар пайдә булганда измә белән сылап, акшарласак узебезнең торагыбызга ис (угарный газ) таралуын кисәтәчәкбез.
Газ җиһазларын куллану кагыйдәләре нигезендә һәрбер җылыту сезоны алдыннан абонемент (кулланучы) ВДПО службасыннан газ миченең (дымоход) һәм каналларының төзеклеге турында акт алырга тиешлеләр. Андый рөхсәтне ВДПО службасының Балык Бистәсе районы бүлекчәсе бирә.
Күңелсез хңллңрне кисңтү максатыннан, газ белән эшли торган җиһазларны үз көчең белән алыштыру яисә төзәтүләр алып бару катгый тыела. Барлык бу сораулар белән урындагы газ белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Соңгы вакытларда газ кулланган өчен түләмәүчеләр саны артты. Бигрәк тә бу Балык Бистәсе, Анатыш, Корноухово, Масловка, Саескан Тавы, Трой Урай, Шомбыт авылларында күзәтелә.
Россия хөкүмәтенең карары нигезендә, төләүләрне кичектерүче абонементларга карата җитди чаралар күреләчәк. Мондый бурылыларны газ кулланудан мәхрүм итү дә каралган.
Балык Бистәсе РЭГСы абонентлардан, газ кулланганда барлык кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра. Сезнең йортыгызда җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрсен иде дигән теләктә калабыз.
Радик Закиров.
РЭГС начальнигы урынбасары.
Фото: http://www.glavny.tv/sites/default/files/mainphotos/10019/11782.png