Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Чишмә башы» фестиваленә йомгак ясалды

Үткән дүшәмбедә район җитәкчелеге киңәшмәсендә «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесенә йомгаклар ясалды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова фестиваль, аның кысаларында эшләнелгән эшләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнлеге, авыл халкы белән берлектә үз җирлекләренең гимны, гербы, клибы барлыкка килүе белән таныштырды.

3 декабрь, пәнҗешәмбе көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Чишмә башы» районкүләм фестиваленең гала-концерты булып үтте. Әлеге концертта 450гә якын кеше катнашты, алар арасында кечкенә сабыйлардан алып, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Чын-чынлап районыбыз, аның уңганнары, булдыклы-акыллы үзешчәннәре, талантлы балалары, олы яшьләренә карамастан, күңелләре яшь булып калган әби-бабайлар белән горурланып утырдым мин. 

Иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Район башлыгы Васил Хаҗиев белән берлектә, мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына керештеләр. Беренче урынны Күзкәй мәдәният йорты артистлары яулап алды. Аларга 9000 сумлык сертификат тапшырылды. Икенче урынны Иске Дөреш һәм Мусабай-Завод авыллары үзешчәннәре бүлеште. Бүләккә аларга 6000 сумлык сертификат бирелде. Иске Абдул авылының мәдәният йорты хезмәткәрләренә 5000 сумлык сертификат тапшырылды, алар район буенча өченче урынны алдылар. Алсу Җаббарова белдерүенчә, алар тагын махсус Борды, Иштирәк һәм Мәләкәс авылларының балалар фольклор коллективларын да билгеләп үтәсе иткәннәр. Әлеге авыл үзешчәннәренә 4000 сумлык сертификатлар тапшырылды. 

– Җиңүгә чиксез шатланабыз, әле хәзер дә ышанып бетеп булмый. Авыл халкы да бик сөенер инде. Бөтен җирлек белән әлеге фестивальдә катнашабыз дип куптык бит. Сәхнә бизәлеше, андагы декорацияләр, артистлар киячәк костюм-күлмәкләр – боларның барысын да Иске Дөреш мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр, авыл халкы белән бергәләшеп уйладык. Район арасында икенче урынга чыгу бик мәртәбәле, – дип сөйләде безгә Иске Дөреш авылының мәдәният йорты директоры Янирә Әминова. 

P. S. «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм фестиваленең гала-концертыннан фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus