Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Коррупциягә каршы көрәш – алгарышлы юнәлеш

Соңгы елларда коррупциягә каршы закончалылыкны камилләштерү юнәлешендә мәгълүм эш башкарылды. Бу “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль закон положениеләрен тагын да нәтиҗәлерәк тормышка ашырыга мөмкинлекләр тудырды. Район прокуроры Руслан Шакирҗанов белән әңгәмәбез шул хакта.

-Сер түгел, Балык бистәсе районы прокуратурасы өчен коррупциягә каршы тору алгарышлы юнәлешләрнең берсе булып тора. Агымдагы елда күзәтчелек эшчәнлегендә оештыру һәм сыйфат ягыннан шактый зур үзгәрешләр булды. Дәүләт һәм муниципаль органнарда коррупцион күренешләрне кисәтү буенча үз вакытында тиешле чаралар кабул ителде.

 Агымдагы елның 11 аенда 50 дән артык закон бозу очрагы ачылды. Алар буенча кисәтүләр, законсыз хокукый актларга карата протестлар белдерелде. Прокурор тикшерүе материаллары буенча урындагы кешеләр җинаять һәм административ җаваплылыкка тартылдылар. Мәсәлән, Котлы Бөкәш авыл җирлегенең элеккеге башлыгы И. Фәтхетдинов җир участокларын законсыз бирүгә бәйле җинаяте өчен хөкем ителде. Бюджет средстволарын файдалануда, шул исәптән товарлар белән тәэмин итүгә заказлар урнаштыру, эшләр башкару, дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен хезмәт күрсәтү, мунципаль милекне куллану   өлкәсендә дә закон бозулар ачылды.

Керемнәр (чыгымнар) турында мәгълүматлар бирү буенча бурычларны үтәүне тикшерү оештырылды. Алар барышында урындагы кешеләрнең тулы булмаган яки дөрес түгел мәгълүмалар бирү, шул исәптән күчемсез милек барлыгын яшерү фактлары ачыкланды. 23 урындагы җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылдылар.

Прокуратура тарафыннан хокукый норматив актларга, аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү дә профилактик потенциалга ия. Бу юнәлеш безнең эштә аерым урын алып тора. Чөнки һәр норматив акт күп кешеләрнең мәнфәгатенә кагыла. Мәсәлән, шәһәр җирлегенең сәүдә итүдә тигезсез шартлар тудырырдай акт кабул итүенә юл куелмады. Бу акт намуслы эшмәкәрләрне дискриминацияләүгә, сәүдә нокталарын киметүгә китерергә мөмкин иде.

 Без шулай ук юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә дәүләт һәм муниципаль контроль үткәргәндә тикшерүләрнең законлылыгын ачыклауга зур игътибар бирәбез. Эшмәкәрләргә карата административ басымны киметүгә курс алынды. Бу планлы һәм планнан тыш тикшерүләрне киметүгә мөмкинлек бирде.

Безгә йөкләнгән бурычларның мөһимлеген, җаваплылык дәрәҗәсен яхшы аңлыйбыз һәм вәкаләтләребез кысаларында коррупция күренешләренә каршы торуда мөмкин булганның барысын да эшлибез.

Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus