Зәйле Илшат Хәбибуллин янә “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2015” конкурсы җиңүчесе
“Корстон”да “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2015” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйге өченче ел уздырыла. Оештыручылар әйтүенчә, анда иң яхшы эшмәкәрләр генә түгел, ә Татарстан үсешенә үз өлешен керткән эшкуарлар җыелды. Татарстанның иң яхшы йөз эшмәкәрен билгеләүнең төп максаты - эшкуарлык, җәмгыятьтәге эшмәкәр статусының дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге конкурс эшкуарның талантын, аның икътисадка, үз тармагына, эшмәкәрлек үсешенә керткән өлешен бәяли. “Алтын йөзлек” җиңүчеләре – эшкуарлык, кече һәм урта бизнес идеяләрен алга сөрүчеләр. Бүләкләнүчеләр арасында Зәйдән Түбән Лоҗы эшмәкәре Илшат Хәбибуллин да бар. Ул икенче мәртәбә “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2015” конкурсы җиңүчесе булды.