Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Мәхәббәт – ул йөрәк эше...”

2016 елның 24 февралендә Мәскәүдә “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” дип исемләнгән фильмны тәкъдим итәчәкләр.

Әлеге тулы метражлы нәфис фильмны талантлы яшь режиссеры Гаяр Нуриманов төшерә.


Этник компонентлы, киң катлам тамашачыга исәпләнгән 120 минут дәвам иткән драма жанрындагы әлеге фильмдагы төп рольләрне Римма Галләмова, Тимур Хәмитов, Мәрьям Сәлахова, Радик Яруллин, Динара Әлимова башкара. “Үзеңнең гаиләңне саклап калыр өчен син нәрсәгә әзер?” – бу сүзләр киноның төп слоганы.

...Өеңдә бәрәкәт, яныңда газиз балаң, сине яраткан ирең булганда, теләсә кем сине бәхетле хатын-кыз, дип атый. Алия һәм Дамир гаиләсендә дә барысы әйбәт бара. Кайберәүләр бары тик хыяллана гына торган әйберләр дә инде тормышка ашкан аларның. Алия моның һәрвакыт шулай булачагына чын күңелдән ышана. Ләкин, ни кызганыч, язмыш ишеккә шакыганда, без көчсез булабыз шул. Алиягә иренең автокатастрофада һәлак булганлыгы турында хәбәр итәләр. Бер мизгелдә аның тормышы асты-өскә килә. Бу ханым хәсрәтне авыр кичереп, кызы белән берүзе генә кала. Ләкин иренең һәлак булганын аңларга да өлгерми, Алия сәер хат табып ала, шуннан соң тормыш иптәшенең үлеме очраклы түгеллеген аңлый. Героиня тикшеренү башлый. Алия һәм аның кызы Адилә язмыш бураннарына каршы тора алырмы? Исән калрмы?...

– Әлеге фильм идеясен мин күңелемдә бик озак йөрттем. Һәм, ниһаять, аны тамашачыларга да күрсәтергә телим. Без кайвакыт әйләнә-тирәбездә бернәрсә дә күрмибез, иң якын кешеләребезне дә рәнҗетәбез. Минем кинокартинам гаилә кыйммәтләрен саклап калуга багышлана, – ди фильмның режиссеры Гаяр Нуриманов.

Әлеге фильм өч ел дәвамында төшерелә. Премьерадан соң картина Мәскәүнең берничә кинотеатрында, башка шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк. “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” – Гаяр Нуримановның дебют эше 16 яшьтән өлкәнрәк урыс телле аудиториягә исәпләнгән Мәскәүдә төшерелгән беренче татар фильмы ул. Әйтергә кирәк, фильм субтитрлар белән барачак.

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/51760-%E2%80%9Cm%D3%99h%D3%99bb%D3%99t-%E2%80%93-ul-y%D3%A9r%D3%99k-eshe%E2%80%9D.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus