Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Игелекле эшнең иртә - киче юк

Зәйдә ишетү сәләте начар булган “Поддержка” клубы әгъзаларын нотариуслар Дания Низамова белән Нурания Горшуновалар һәрдаим игътибар үзәгендә тота. Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Дания Низамова белән “Сәламәт яшәү рәвеше” клубы җитәкчесе Римма Нәбиуллина уенчыклар, киемнәр, җылы оекбашлар, альбом бирделәр, махсус “В едином строю”  журналына яздырдылар. Аларны тапшыру чәй өстәле артында оештырылды, табын өчен кондитер эшләнмәсе белән халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина тәэмин итте. Балалар иҗат йортында шөгыльләнүче 7нче мәктәп укучылары Венера Кәлимуллина белән Наталья Ливинкова аларга төрле милләт халкы биюләрен башкарды.

-Дания Низамова белән Нурания Горшунова алмашлап, бәйрәм саен клуб әгъзалары күңелен күрәләр, аларга Римма Нәбиуллина да кушылды, гомумән, ишетү сәләте начар булганнар  мондый аралашу-бәйрәмне көтеп ала, үзләре дә тәм-том пешереп килә, күңел ача, - ди клуб җитәкчесе Римма Әхмәтшина.

Клуб үзенә 60лап кеше берләштерә, шуның 35е – актив йөрүчеләр. Клубка йөрү  иҗади яктан үзеңне ачу, сәләтеңне тагын да үстерү, шәхес буларак үсү мөмкинлеге бирә. Биредә  кул эше белән шөгыльләнергә, иҗат итәргә, спорт секцияләренә йөрергә була. Инвалидларның күбесе спорт белән шөгыльләнә. Клубта бәйрәмнәр, төрле ярыш-бәйгеләр, танып-белү чаралары, кул эшләреннән күргәзмә оештырыла, норматив-хокукый документлар белән таныштырыла. Поддержкалылар башка шәһәр клублары белән дә элемтәдә тора. Алар документлар рәсмиләштергәндә, суд процессларында миңа еш мөрәжәгать итәләр, ди Римма Әхмәтшина. Гомумән, клуб җитәкчесе - аларга терәк, таяныч.

Очрашу-кичәдән исә инвалидлар канәгать калуларын, химаячеләргә, Римма Әхмәтшинага  булган рәхмәтләрен үзләренчә алкышлары белән белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus