Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй укучылары “Мавыктыргыч Фән һәм Техника йорты”нда булдылар

Республиканың 2010-2015 елларга кабул ителгән “Киләчәк” мәгариф үсеш стратегиясе программасын тормышка ашыру кысаларында районда мәктәп укучыларын экскурсияләргә йөртү планы төзелгән. Бу көннәрдә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 86 балага Казан шәһәренә “Мавыктыргыч Фән һәм Техника йорты”на экскурсия оештырылды. Биредә укучылар 50дән артык интерактив экспонатны күрделәр, кызыклы экспериментларда катнаштылар, үзләрен галимнәр итеп хис итү мөмкинлеге тудырылды. Экскурсияләрне оештыру максаты да - балаларны фән, техникага тарту. 

“Мавыктыргыч Фән һәм Техника йорты” – Татарстанда балалар һәм зурлар өчен төзелгән иң беренче интерактив фәнни үзәк. Бу фәнни-техник үзәктә балалар уен алымы аша мохитнең төрле күренешләре белән танышып, техниканың төзелешенә һәм эш кагыйдәләренә төшенәләр, башваткычлар һәм катлаулы мәсьәләләрне бергә чишү юлларын өйрәнәләр. Әлеге техник үзәктәге шөгыльләнү мавыктыргыч иҗади эшчәнлеккә әверелеп, һәр бала теге яисә бу могҗизаның шаһиты булган хәлдә, башкарылган эшнең яшерен серләренә төшенергә ашкына. Нәтиҗәдә җитди фәнни кануннар үзлектән мөстәкыйль үзләштерелә. Нәни балалар өчен бу үзәк төрле күренешләрнең һәм җисемнәрнең яңа якларын ачучы онытылмаслык “тылсым дөньясы” булып истә кала. Урта һәм өлкән сыйныфларда белем алучы мәктәп укучыларына физика, химия, механика, оптика кебек фәнни дөньяның гаҗәп ачышлары белән файдалы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus