Әлмәтлеләр, әйдәгез, ТКХны яхшыртуда катнашыйк!
Әлмәтлеләрдән торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә кагылышлы фикерләрен сорыйлар.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин кушуы буенча Әлмәттә даими режимда ТКХ өлкәсендәге ситуациягә анализ ясалачак. Бу халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында эшләнә.
Җәмәгатьчелек фикерен белү өчен Әлмәт муниципаль районы рәсми порталында махсус сораштыру үткәрелә - «Мониторинг качества предоставления услуг в сфере ЖКХ». Аны «Обратная связь» кушымтасында табарга була.
Бирегә кергәч, сезгә үзегез яши торган йорт караган идарәче компания, ЖЭУ яки ТСЖ га карата сорауларга җавап бирергә тәкъдим итәләр. Анда шулай ук аның эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәрне дә җиткерергә була. Әлмәтлеләр, әйдәгез, сораштыруда актив катнашыйк.