Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кырынды мәдрәсәсенә тиңнәр юк

Якшәмбе көнне Кырындының “Төрдәле“ мәчетенә янкорма буларак төзелгән мәдрәсәне ачу тантанасы  авыл халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз, хәтта республикабыз мөселманнары  өчен тантаналы вакыйгага әверелде.    

Кырындылыларның шатлыгын уртаклашырга авылдашлары – Татарстаннның “Дуслык“ йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия Диния нәзарәте мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин да килгәннәр иде. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Кәримуллин,  Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм башкалар тантананың дәрәҗәле кунаклары булдылар.  Әлеге янкорма авылның читтә яшәүче бер төркем яшь эшмәкәрләренең матди ярдәме белән төзелде. Янкорма төзү белән бергә, мәчет тә тулысынча үзгәртеп корылган: түбәсе, тәрәзәләре алыштырылган,  тышкы ягы заманча итеп эшләнгән. Озын сүзнең кыскасы – мондый мәчет Әгерҗе районында юк иде әле, матурлыгы һәм уңайлылыгы буенча бу Аллаһ йортына әлегә тиңнәр юк. Шуңа эшмәкәрләр исеменә бу көнне бик күп рәхмәт сүзләре яуды.

Тантананың тагын бер бизәге – Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллинаның чыгышлары. Аның берсеннән-берсе моңлы мөнәҗәтләр көйләве күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Бәйрәм бай табын артында  дәвам итте.  

Әлеге тантанада төшерелгән фотоларны ФОТОРЕПОРТАЖ рубрикасыннан карагыз. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus