Добавить новость

Журналисты телеканала «RT» сняли сюжет о подготовке подразделений по направлению применения FVP дронов, а также артиллерии Росгвардии

Россиянам рассказали, как подготовить автомобиль к продаже

Суд продлил срок содержания Дурова под стражей



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тау башына салынгандыр бу бакча

Әти-әни, әби-бабай кочагында иркәләнеп-назланып кына үскән сабый бала өчен ике-өч яшендә тагын кем икенче әнигә әверелә? Әлбәттә, балалар бакчасы тәрбиячесе.
 
ИКЕНЧЕ ТУГАН ЙОРТ 
Кырындыда тау башына урнашкан “Сөмбелә“ балалар бакчасының юбилее уңаеннан Мәдәният йортына җыелган бик күпләр әлеге мәктәпкәчә учреждениенең заманында үзләре, хәзер инде үз нәниләре өчен икенче туган йортка әверелүе турында сөйдәделәр, әниләре кебек якын булган тәрбияче апаларына рәхмәт белдерделәр.
“Сөмбелә“ бу бинага күчеп эшли башлавының 20 еллыгын уздырса да, Кырындыда колхоз бакчасы 1970 елларда ук булган инде. Экранда күрсәтелгән тарихи фотосурәтләр авыл халкын шул елларга алып кайтты. Александр Гребенкин инициативасы белән 1974 елда ачылган агач бакчага сабыйлар сыймый башлый. Ул чактагы колхоз рәисе Җәүдәт Кәримов, авыл Советы рәисе Светлана Шәехова типовой бакча төзетү артыннан йөри башлыйлар. Бәйрәм кунагы – хезмәт ветераны Җәүдәт ага, әнә шул елларга әйләнеп кайтып, хатирәләре белән уртаклашты:  
1995 елның көзендә 50 урынлы шушы типовой бакчаны ачуыбыз авыл халкы өчен зур шатлык булды. Гүзәллек дөньясын кечкенәдән күреп үсәргә тиешле балаларыбыз өчен нәкъ менә тау башын сайлавыбызга әле дә сөенеп туялмыйм, – диде ул. 
Бакча коллективын бәйрәмнәре белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов:
Авылларда булганда бакчаларга кереп, проблемалары белән кызыксынып чыгарга тырышам. Сезнең бакчаның да күп кенә мәсьәләләрен соңгы елларда бергәләп хәл иттек. Сабыйларның “абый, исәнмесез“, дип дәшүләрен, кызыклы сораулар бирүләрен ишеткәч, кәефләр күтәрелеп китә. Гомерләрен шушы нәниләрне тәрбияләүгә багышлаган бакча хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт, – дип бакча мөдире Алмазия Сәлимовага Мактау грамотасы һәм 10 мең сумга сертификат тапшырды.
 
ИҢ АКТИВ ӘТИ-ӘНИЛӘР – “СӨМБЕЛӘ“ДӘ
Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина “Сөмбелә“дә тәрбияләнүче сабыйларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде:
– Иң актив ата-аналар шушы бакчада. Мин киңәшмәләрдә кырындылыларны гел үрнәк итеп куям. Биредә бер генә чара да алардан башка узмый. “Сөмбелә“ әти-әниләре – тәрбиячеләрнең иң зур ярдәмчеләре, – диде ул. 
Балалар бакчасының аяклы тарихы, 37 ел бакча мөдире булып эшләгән Салисә ханым Гатауллина кичәнең иң мөхтәрәм кунагы булды. Гомерен авыл сабыйларын тәрбияләүгә багышлаган, әле дә туган коллективының эше белән гел кызыксынып, киңәшләрен бирүче мәгариф ветераны күп кенә хатирәләре белән уртаклашты. Аның адресына яуган җылы рәхмәт сүзләренең иге-чиге булмады. Салисә ханым исә аның эшен лаеклы дәвам итүче бакчаның бүгенге мөдире Алмазия ханым Сәлимова, 38 ел биредә эшләүче ветеран тәрбияче Рәмзия Шабаева белән аның кызы Рәфинә Сабирҗановага, тәрбияче ярдәмчеләре, кухня хезмәткәрләренә хөрмәтен белдерде.
 
МӘҢГЕЛЕК БАЛАЧАК ИЛЕНДӘ
Бакчаның ветераннары – Әлфия Рамазанова, Нәзилә Әһлиуллина, Резидә Галиева, Рәмзия Шабаева да бу көнне сәхнә түрендә булдылар. 
Бу сабыйлар безгә картаерга ирек куймыйлар. Мин 38 ел буе балачак дөньясында яшәвемә чиксез шат. Кызым Рәфинәнең дә минем юлдан китүенә сөенәм. Бездә тәрбияләнеп чыккан 11 кызыбызның тәрбияче һөнәрен сайлавына да  чиксез шатбыз, – диде Рәмзия ханым. 
Тәрбияче апаларының эшен Әгерҗе шәһәре бакчаларында дәвам итүче Рәзинә, Лениза белән Эльвира да бу көнне “Сөмбелә“дәге апаларына чиксез рәхмәтле булуларын белдерделәр.
Заманында шушы бакчада тәрбияләнгән, хәзер Кырынды һәм Тирсә җирлекләре башлыклары Илназ һәм Рафил Закировлар да, бакчага йөргән чакларын искә алып, икенче әниләренә булган ихтирам хисләрен җиткерделәр. Бакча белән бер түбә астындагы башлангыч мәктәп директоры Рафилә Алиева тәрбиячеләр белән шулай дус, бердәм булып эшләүләрет турында горурланып сөйләде.
Мин дә шушы “Сөмбелә“ баласы бит, – дип бәйрәмгә Казаннан махсус кайткан җырчы авылдашлары Венер Сәлимов тәрбияче апалары хөрмәтенә дәртле җырларын яңгыратты. Туган бакчасына даими матди ярдәм күрсәтүче Ижаудагы эшмәкәр авылдашлары Вилнур Галиев адресына әйтелгән рәхмәт сүзләре алкышларга күмелде.
Бакчада тәрбияләнүче нәниләр матур чыгышлары белән бәй,рәмгә тагын да ямь өстәделәр. 
50 еллык юбилееңны да күрергә язсын әле, “Сөмбелә“ дип таралыштылар бәйрәмдә катнашучылар.
   Рәмзия ЗАРИПОВА.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

РСХБ проанализировал рынок хмелеводства и потребления пива

Жителей Камчатки зовут на фестиваль авторской песни у реки Микижа

В России зарплаты руководителей стали выше на треть в первой половине года

Лучших наставников столицы наградили на Дне наставничества и производительности труда

Музыкальные новости

Москвичам знаний хватает // Электронно голосовать на выборах в Мосгордуму намерены почти две трети респондентов

План на киловатт: Как Путин собрался заряжать Россию

Не молчи, говори! Поддержите Павла Дурова и свободный интернет!

В Пулково второй день подряд задерживают 10 рейсов

Новости России

Росгвардейцы приняли участие в межведомственной тренировке в Подмосковье

Илон Маск: без SpaceX спасти экипаж Starliner могла бы только Россия

Собянин: В Москве стартовали испытания инновационных решений от грантополучателей

«Хуже тефлона». Терапевт назвала самый вредный вид посуды — есть везде

Экология в России и мире

Gloria Jeans выпустил новую рекламную кампанию с Ириной Шейк

Певец и музыкант Алекс Анохин: и тут, и там

Музыкальный Продюсер. Известный музыкальный Продюсер.

Новые звезды артистов, дизайнеров и предпринимателей зажглись на IV Фестивале “Красивый бизнес России – Мода. Музыка. Кино”

Спорт в России и мире

Последний в сезоне теннисный турнир Большого шлема стартует в Нью-Йорке

Синнер об увольнении фитнес-тренера и физио после допинг-скандала: «Из-за ошибок у меня нет уверенности, необходимой для дальнейшей совместной работы»

Екатерина Александрова уступила Лулу Сун в полуфинале турнира WTA-500 в Монтеррее

Карен Хачанов поднялся на одну строчку в рейтинге ATP

Moscow.media

Две орловчанки перевели мошенникам по более полутора миллиона рублей

К строительству Северного обхода Омска планируют приступить не раньше начала 2025 года

Начался суд над опекуншей убитого в Екатеринбурге мальчика

Огнестойкий блогер











Топ новостей на этот час

Rss.plus






ЖКХ помогут деньгами: сектор может получить половину инфраструктурных госкредитов

Журналисты телеканала «RT» сняли сюжет о подготовке подразделений по направлению применения FVP дронов, а также артиллерии Росгвардии

Популярные радиостанции можно не только услышать, но и увидеть: в «Музеоне» работает студия ГПМ Радио

Москвич выкинул жену и ребенка из окна квартиры на 16-ом этаже. Видео