Бүген Зәй районы кырларыннан шикәр чөгендере төялгән соңгы олаулар кайтты. Татлы тамыр уңышын җыйнау инде күптән төгәлләнгән булса да, әле кырларда шикәр заводында эшкәртелүгә үз чиратын көтүче шикәр чөгендере өемнәре бар иде. Бүген исә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре йөк машиналарына өемнәрдәге татлы тамырны тулысынча төяп озатып бетерде. Гомумән агымдагы елда Зәй районы кырларыннан шикәр заводына 356 мең тонна татлы тамыр кайтты. Соңгы йөкне заводка җибәрү уңаеннан “Восток” агрофирмасы кырында күңелле вакыйга булды. Әлеге шатлыклы сәбәп уңаеннан механизаторларны котлау өчен район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Шәфик Хамидуллин килделәр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар механизаторларны халкыбызның татлы ризыгы чәк-чәктән авыз иттерде, кыр батырларына матур җырларын бүләк иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр, соңыннан механизаторларга шикәр заводының фирменный продукциясе – шикәр бүләк ителде.