Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйнең "Миләшкәй" бакчасы 55 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бүген Зәйнең Мирный бистәсендә урнашкан “ Миләшкәй” балалар бакчасы 55 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1960 елда агач бинада урман хуҗалыгы оешмасында эшләүчеләрнең балаларын тәрбияләү максатында ачылган бакча бүгенге “Миләшкәй”нең нигезе булып тора. Ә 1992 елда 120 балага исәпләнгән таш бина төзелеп, Мирный бистәсе сабыйларын тәрбияләү яңа форматта, заманча шартларда башкарыла башлый. Юбилей уңаеннан тантанага беренче бакча мөдире дә, биредә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран педагоглар да, кайчандыр биредә тәрбияләнгән, хәзер инде районның, республиканың билгеле кешеләре булган мөхтәрәм затлар да, әти-әниләр дә,башка бакча педагоглары да килгән иде.

- Балалар бакчасында баланы шәхес итеп тәрбияләүгә нигез салына, шуңа да мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләүче педагогларга аеруча җаваплы эш башкарырга, сабый киләчәген алдан ук күзаллап эшләргә кирәк. Моның өчен без ветеран педагогларга да, хәзерге тәрбиячеләргә дә рәхмәтлебез. “Миләшкәй”не юбилее белән котлыйбыз. Районда балалар бакчалары саны арта бара, әле президентыбызның яңа программасы кысаларында бакчаларны капиталь төзекләндерүгә керештек, бу исә балаларга ныклы тәрбия бирү өчен тагын да уңай шартлар арта дигән сүз, - диде район башкарма комитеты җитәкчсе тәбрикләү сүзләрен җиткергәндә. Ул бертөркем тәрбиячегә район башлыгы Мактау грамоталарын да тапшырды.

Тантанага килгән һәркем бакчага һәм педагогларга изге теләкләрен җиткерде. Бакча мөдире Галина Сабаровага әле коллектив белән бергәләп юбилейларны каршылау теләге җиткерелде

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus