Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иң сөйкемле, иң яраткан кеше – әни

Шилнәбаш авылының китапханәсендә «Ветеран» клубының чираттагы очрашуы булып үтте. Әлеге күркәм чарага әниләр, әбиләр, аларның балалары һәм оныклары чакырулы иде. 

 «Кадерле аналар! Сезгә эчкерсез мәхәббәтегез, балаларны ихлас кайгырту һәм борчылуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр иртәгез күтәренке кәеф, елмаю белән башлансын. Сез – безне җылытучы гомер кояшыбыз. Иң изге теләкләр бүгенге кичәбездә сезнең исемгә генә яңгыраячак», – дип башлап җибәрделәр бәйрәмне. Аннары әбиләргә багышланган шигырь сөйләп кителде. II-III сыйныф укучылары – Стелла Хуснекаева, Аделина Шахметова, Тася Балашова, Лиана Солтанярова, Луиза Шәрәфиева, Ариана Прокопьева, Виктория Хлопунова, София Ерепова һәм иң кечкенә катнашучы Изабелла Хуснекаева үзләренең яраткан әниләренә һәм әбиләренә искиткеч матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Нәни кызлар төркеме «Песня мамонтенка», «Мама милая моя», «Мама, я целую твои руки» җырларын башкардылар. Әниләр чиксез сөенделәр, мондый очрашуларны тагын да үткәрүебезне сорап калдылар, дип хәбәр итә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Мусабай-Завод авылының мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан күңелле бәйрәм үтте. Чарада «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп укучылары искиткеч матур җырлар җырладылар, әниләр турында матур шигырьләрен сөйләделәр. Алга таба бәйрәм Әдәбият елы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче тарафыннан балалар белән әзерләнгән Туфан Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы» спектакле тамашачыларга тәкъдим ителде. Спектакльдә балалар булган бар осталыкларын күрсәттеләр. Килгән кунакларыбыз балаларның чыгышларын бик ошаттылар, аларга алга таба да иҗади уңышлар теләделәр, дип хәбәр итте Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире Флүзә Тәхәвиева.

Бәтке авылының «Аленушка» балалар бакчасында уздырылган бәйрәмне бакча мөдире Лилия Хәмидуллина башлап җибәрде. Ул җыелган әниләрне, әбиләрне котлап, изге теләкләрен теләде. Әлеге күркәм чарада балалар бакчасының һәр төркем сабыйлары да катнашты. Аеруча да чыгыш ясаучыларның югары дәрәҗәдә әзерлеген билгеләп үтәсе килә. Концерт программасы җырлар һәм шигырьләр белән генә чикләнеп калмады, күмәк һәм аерым биюләр дә булды. Иң истә калганы 7нче төркем сабыйларының балалайкаларда уйнап, халык биюләрен биюләре булды. Дәртле көйне ишетүгә, хәтта тамашачылар да бии башлады. Бәйрәмне оста итеп музыкаль җитәкче Гүзәл Фатыйхова белән тәрбияче Алинә Ямалтдинова алып барды, дип хәбәр итә балаларның ата-аналары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus