Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әниләр бәйрәме

Дөньяда иң гүзәл,
Иң матур, нурлы зат
Ул минем әнием,
Ул минем әнием.

Әйе, шул нурлы затларыбызга  багышлап, күпме җыр, күпме шигырь иҗат ителгән. Алардан бөркелгән  нур бөтен дөньяны  ямьләндергән, ә йөрәкләреннән чыккан җылы бөтен җир шарын мәңгелек  язга төргән. Шуңа күрә  без "Салават күпере" балалар бакчасында шул изге затларыбызны "Әниләр бәйрәме"н үткәреп шатландырдык.

Ул көнне  балалар бакчасының  ишегеннән шат йөзле әниләребез, дәү әниләребез, апаларыбыз килеп  бакчабызны тагын да ямьләндерде. Ә алар үзләре белән нәкъ әниләребез кебек татлы, тәмле күчтәнәчләр дә алып килделәр.

Ә балалар бу бәйрәмне бик  көттеләр, чөнки һөнәрләрен  әниләренә  күрсәтәселәре килде. Алай гына да түгел, балалар үзләренең әниләренең  бик тә  иҗади икәнлекләрен беләләр иде, шуңа күрә  без аларны үзебез  белән бәйрәмдә катнашырга чакырдык.

Әниләребез, әбиләребез яшь чакларын искә төшереп, балалар белән уеннарда теләп катнаштылар.

Мәсәлән, "йөзек салыш", "ачык авыз" уеннарында  әниләр һәр җәзаны теләп үтәделәр. Без әниләребезнең сәләтле икәнлекләрен белә идек инде, ә бу бәйрәм тагын да матуррак үтте.

Ә балалар  кунаклар каршында сандугач булып сайрадылар, күбәләк  кебек очынып биеделәр. Әниләрнең күчтәнәчләре белән  балалар  чәй эчтеләр. Бу бик истә  калырлык бәйрәм булды, дип уйлыйм.

Ә әниләребезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Аларга гаилә бәхете, шатлык, сәламәтлек телим. Мондый бәйрәмнәр гел булсын иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus