Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Безнең җиңүчеләребез – Мәләкәс авылы үзешчәннәре

«Чишмә башы» («Истоки») районкүләм фестиваленең «Интернет аша тавыш бирүдә җиңүчеләр» номинациясендә Мәләкәс авылы артистлары (18877 тавыш) беренчелекне яулады. Бер ай дәвамында «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) катнашучылар өчен кайнар тавыш бирү барды. Кайнар дип әйтү бер дә арттырып әйтү түгел, ни өчен дигәндә көн дәвамында беренчелекне төрле авыл җирлекләре вәкилләре яулап торды.

Әлеге фестивальнең гала-концерты пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Жиңүчеләрне мәдәният сарае сәхнәсеннән «Якты юл» газетасы редакциясе коллективы котлады. Аңа кадәр исә без Мәләкәс авылы мәдәният йорты директоры Людмила Адамова белән сөйләштек, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. 

– Фестивальнең финал өлешендә без борынгыдан килгән «Өй саклау» гореф-гадәтен күрсәтәчәкбез. Интернет аша тавыш бирүгә килгәндә, безнең өчен иң күбе авылның яшүсмер егет-кызлары һәм мәктәп укучылары тавыш бирде. Шулай ук безнең коллектив өчен төрле шәһәрләрдә, авылларда яшәүче туганнарыбыз да җан атып торды. Җиңүебездә бер минутка да шикләнмәдек, булдыра алганча тырыштык, тавыш бирүчеләребез дә көннән-көн күбәйде, – дип сөйли Людмила Адамова.

Без исә редакциябез коллективы исеменнән тавыш бирүдә катнашкан һәрбер газета укучыбызга, фестивальдә катнашучыларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз! 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus