Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тукайлылар кәгазь медицина полисына өстәп «Безнең карта» дип аталган пластигын да ала ала

Агымдагы елның 1 августыннан «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисына өстәп аның «Безнең карта» дип аталган пластик дубликатын бирә башлады. Бу халыкка уңайлылык тудыру максатыннан эшләнә.

Ул пластиктан эшләнгән, банк картасы зурлыгындагы документ. Анда иминиятләштерелгән кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелгән, карта хуҗасының «Ак Барс-Мед» иминият компаниясендә бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисын алганлыгы турында мәгълүмат теркәлгән һәм шул полисның номеры язылган.

Пластик полис әлегә ТР территориясендә генә гамәлдә. Башка регионнарга барган вакытта, үзең белән полисның оригиналын алу зарур. 

Тукайлылар әлеге пластик полисларны «Ак Барс-Мед» иминият компаниясенең Яр Чаллыдагы филиалының алты офисында һәм район үзәк больницасында ала ала. Офислар Яңа шәһәр, 2/18 йорты, 2 этаж («Бизнес-үзәк»), 26/13 йорты (7нче поликлиника, 2 этаж), 37/08 йорты, 1 этаж (Автоградбанктан керергә), 9/1 йорты (Перинаталь үзәк, 6 терминал), ГЭС бистәсендә 10/10 йорты, 1 этаж һәм 4/2/1 йорты, 1 этажда урнашкан (күпфункцияле үзәк). Район больницасында «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе белгече декабрь аенда эшли. Пластик полис ясатырга теләүчеләр регистратурага эш көннәрендә 7.30дан 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Гариза язарга барганда үзең белән паспорт, балаларга – туу турында таныклык, мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС) һәм бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы кирәк. Барысының да оригиналларын алып килү шарт. Ә опекадагы балалар өчен опекун таныклыгы яки бу турыдагы карар сорала. Пластик полис бушка ясала, ул гариза биргәннән соң бер ай эчендә әзер була.

«Ак Барс-Мед» хезмәткәрләре гаризалар кабул итү өчен оешма-предприятиеләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, авыл җирлекләренә чыгарга да әзер. Вакытын билгеләү өчен оешма җитәкчеләренең безнең белән элемтәгә керүе генә шарт. 

Пластик полисларны ясату мәҗбүри түгел. Ул бары тик клиентларның уңайлылыгы өчен генә. Кәгазь полисың кулыңда икән, сине дәвалау учреждениесендә кабул итмәсләр дип борчыласы юк. Сораулар туганда тәүлек буе бушлай эшләүче 8-800-500-03-03 кайнар телефонына шалтыратырга була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus