Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шефлыкка алынган частьтә иң яхшылар хезмәт итәчәк

Биектау районы  башкарма комитеты җитәкчесе һәм хәрби комиссары  Кырымда урнашкан  хәрби частьләрдә булдылар. Безнең районнан армиягә чакырылучылар   шефка алынган хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк дигән килешү төзеделәр. Үзебезнең хәбәрче сорауларына Биектау районындагы Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Найденов җавап бирде.

- Александр Леонидович, күптән түгел сез Кырымда булып кайттыгыз. Анда нинди максат белән баруыгызны беләсе килгән иде.

- Кырым Республикасына без Татарстан делегациясе составында  бардык. Биектау районыннан, районның хәрби комиссары буларак, мин һәм башкарма комитет җитәкчесе  Алаз Гәрәев булды. Баруыбызның максаты - Кырым Республикасындагыхәрби частьләрнең берсе белән шефлык элемтәләре төзү. Без элек шефлкка алган хәрби частебез икенче иде, тик, ни кызганыч, ул контрактка күчте һәм шуңа бәйле рәвештә безгә шефлыкка Кырым Республикасындагы хәрби частьне алырга тәкъдим иттеләр.

- Шефлык элемтәләренең нәрсә икәнлеген җенекләбрәк аңлатмассызмы?

-Шефлык элемтәсе - гомумән алганда да, безнең республика өчен дә бик җитди эш.  Һәр район нини дә булса хәрби частьне шефлыкка ала. Шефлыкның асылы шунда, чакырылышка бер, ягъни елына 2 тапкыр район делегациясе шушы хәрби частькә барып, анда киткәннәр белән очрашып сөйләшә, яшәү, туклану шартларын карый, часть комадирыннан  безнең егетләрнең ничек хезмәт итүләре турында мәгълүмат ала һәм аларның ничек - яхшымы-начармы хезмәт итүләре турында нәтиҗә чыгара. Әмма боларның барысы да  анда баргач кына  эшләнми. Без әлеге хәрби часть  белән килешү төзедек һәм ул аның нигезендә безнең егетләрнең ничек хезмәт итүләре турында фото һәм видеоматериаллар җибәреп торырга тиеш. Алар егетләрнең хезмәтен контрольдә тоталар, тиешенчә  хезмәт итмәсәләр, безгә шалтыраталар, кемнең тәртибе начаррак булуын әйтәләр. Без, табигый, аның хезмәтен яхшырту өчен бу кешенең әти-әниләре белән дә, туганнары белән дә элемтәгә керәбез. Әгәр дә кеше намус белән хезмәт итә икән, часть командованиесе хатлар яза, хәрби частькә шундый яхшы рядовойны җибәргәннәре  өчен рәхмәт белдерә. Делегация шулай ук безнең районда да була. Ягъни часть командованиесе чакырылучы көнендә әлеге хәрби частьтәге  хезмәт турында  сөйли алырлык, ата-аналар белән танышып, аларга рәхмәт әйтерлек, яки, киресенчә, шундый ул тәрбияләгән өчен ачулану өчен үз вәкилләрен җибәрәләр. Тагын бер үзенчәлек: бу делегацияләр частькә барганда үзләре белән көнкүреш шартларын, ничек хезмәт итүләрен, телевизор экранында түгел, ә бәлки чынбарлыкта эшнең ничек торуын карый алсыннар өчен анда хезмәт итүчеләрнең әти-әниләрен дә алачаклар. Без егетләргә бүләкләр дә алып барабыз. Ата-аналар да балалары белән аралаша алачак.

-Армиягә чакырылучыларга һәм аларның әти-әниләренә  без шефлыкка алган хәрби частькә ничек эләгергә мөмкин булуы турында сөйләмәссезме?

-Без һава-космик гаскәрләре хәрби частен шефлыкка алдык. Без һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре. Иң мөһиме - егетләрнең анда хезмәт итәргә теләге булу. Әмма без, башка җирләрдәге кебек, әлеге хәрби частькә  иң яхшы, иң тәртиплеләрне генә алачакбыз. Шуңа күрә анда эләгү өчен конкурс игълан ителәчәк. Анда районның иң яхшы вәкилләре генә  барачак. Шуңа күрә  егетләргә конкурс нәтиҗәләре нигезендә  безнең шефлыкка алган частькә хезмәт итәргә баруларын һәм уңышлар телибез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus