Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иң мөһиме - шәфкатьлелек

Кичә, Халыкара инвалидлар көнендә,  Биектау районында  "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган   хәйрия марафон булды.

Үзәк мәдәният йорты залына инвалид балалар тәрбияләүче  тугыз гаилә килде. Әлеге чарада  "Казан Кремле" музей-тыюлыгы  директоры Зилә Вәлиева, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гәрәев  катнашты.

-Безнең районда  хәйрия марафон алтынчы тапкыр уздырыла.  Миллион ярымнан күбрәк акча  җыелды. 120дән артык кешегә  ярдәм күрсәтелде, - диде, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Алмаз Гәрәев. - Бу көнне Берләшкән милләтләр оешмасы инвалидларны борчыган проблемаларга игътибар итәргә чакыра. Республикада да, районда да  барлык юнәлешләр буенча уңайлылыклар, шулай ук спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Әмма иң мөһиме - шәфкатьлелек, бер-береңә карата яхшы мөгамәләдә булу. Мин сезне менә шуңа өндим. Шул чакта башка мәсьәләләр дә хәл ителер.

-Мондый чараларда хәзер аерым кешеләрнең  дә, коллективларның да   катнашасы килә. Алар үзләренең мөнәсәбәтләре, конкрет ярдәмнәре белән  барыбызның да бер җирдә, бер дөньяда яшәвебезне исбатлыйлар. Мөмкинлекләре чикле кешеләр  җәмгыять тормышына  яраклаша алсыннар өчен без мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш, - диде  "Казан Кремле"  музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева.
Ул үзенчәлекле балалар тәбияләү  кебек авыр йөкне үз җилкәләрендә алып баручы гаиләләргә рәхмәт белдерде  һәм музей коллективының  Биектаудагы  чара фондына  чакырылган гаиләләр өчен 50 мең сум акча күчерүен әйтте.

Күңелендә изге уе булган һәркем матди ярдәмгә мохтаҗ биектаулыларга ярдәмгә үз өлешен кертә алды. Залда әлеге максатта махсус савыт куелган иде. Ә сәхнәдән бүгенге көндә  башкаларга караганда кыенрак булганнарга, барыбызны да тормышның кадерен белергә өйрәтүчеләргә һәм ярдәмләшеп яшәү үрнәге күрсәтүчеләргә багышланган җырлар һәм җылы сүзләр яңгырады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus