Добавить новость

Суд в Петербурге отпустил гонщика Джошуа Карту, обвиняемого в аферах на $233 млн

Кто родился 23 августа

В поселке Ватутинки освободили дворовую территорию от самостроя

В Калининграде полицейские изъяли у наркокурьера посылку из Москвы с гироскутером, начиненным «солью»





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ислам дине – тынычлык дине

Дин байрагы астында җинаятьче төркемнәр электән үк җыелып килгән үпкәләрне, кимсетелүләрне, хис һәм тойгыларны үз файдаларына бик оста кулланалар. Тарихта булып үткән кайбер хәлләрне хәзерге көнгә дә туры килә дип ышандырып, фикерләрне бутыйлар.Ләкин бу хисләр берничек тә башка дин, милләт кешеләренә карата җинаять кылуга әйләнергә тиеш түгел.

Барча мактауларыбыз Аллаһы Тәгаләгә булсын! Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә, гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын! Аллаһы Тәгаләнең олы бер бәйрәм көне – җомга көнендә Раббыбызга гыйбадәт кылырга һәм зикерләр әйтергә ашыгып мәчетләребезгә җыелганнарга ике дөнья рәхәтен – бәрәкәтен насыйп итсен!

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Тәгалә кешеләрне туры юлдан алып барыр өчен һәм алар имин яшәсен өчен Коръәнне, динебезне бар кылды, шәригатьне тәмам кылды. Хәвеф-хәтәрләрдән саклар өчен дин җибәрде. Ислам сүзе “әсләмә” дигән фигыльдән алынган, ул “исәнлек”, “иминлек”, “буйсыну” дигәнне аңлата. Динебез шушы дөньяда яшәгән вакытта җимерергә түгел, ә бөтен нәрсәне төзек итәргә һәм бер-беребезгә дустанә булырга, исән-имин яшәргә өйрәтә. Бер-беребезнең канын коярга түгел, ә миһербанлылык күрсәтергә һәм бары Аллаһы Тәгалә юлыннан тайпылудан куркырга чакырды. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бер хәдисендә аңлатты: “Аллаһы туры юлга мисал итеп, ике ягыннан ике дивары булган бер юлны китерде. Диварларда ачык ишекләр, ишекләрдә – пәрдәләр. Юл өстендә бер эндәшүче: “Әй кешеләр, инсаннар, hәммәгез дә тугры юлдан гына барыгыз, юлдан читкә китмәгез!” – дип кисәтеп тора. Әгәр берәрегез ул ишекләрне ачарга теләсә, эндәшүче шундук: “Хәсрәт сиңа, ишекне ачма! Ишекне ачсаң, кереп китәсең”, – дия. Юл – ислам, пәрдәләр – Аллаһ куйган чикләр, ачык ишекләр – Аллаһның хәрамнары. Өстән эндәшеп торучы – һәр мөселманның да йөрәгендә булган Аллаһның вәгазьчесе”. (Әхмәд, Хәким. Сахих хәдис).

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Исламның нигезендә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә  иман китерү, Аңа һичбер рәвештә ширек кушмыйча, фәкать Аңа гына кол булу кануннары ята. Бу кануннар кешеләрне үтерергә түгел − тормыш бирергә, золым яклы булмыйча − хаклыкка омтылырга, начарлык  түгел − яхшылык яклы булырга, оятсызлык түгел − намус иясе булырга чакыра. Дин кешеләрне җаһиллекне түгел − белем һәм хикмәтне өстен тотып, сугышып, фетнә чыгарып түгел − тынычлыкны саклап яшәргә, террор һәм вәхшилек  урынына − мәрхәмәт һәм шәфкатькә  өйрәтә.

Кәрдәшләрем! Ислам хәтта тормышның иң авыр мизгелләрендә дә золым һәм хаксызлык юлын тыйган. Яулап алу өчен түгел, яклар өчен алып барылган сугышларның да кагыйдәләре язылган һәм алар әхлак принципларына нигезләнгән. Шуңа күрә хатын-кызларга, балаларга, картларга, хәтта тирә-юньгә зарар кылу тыелган.

Бу мәрхәмәтле алым кыска бер дәвер эчендә киң җирләрдә таралыш тапкан. Һәм шунлыктан мөселманнар корал, сугыш һәм фетнә таратучылар дип түгел, ә бәлки мәхәббәт, мәрхәмәт һәм мәдәниятне үстерүчеләр дип танылганнар. Әмма заман үтү белән кайберәүләр наданлык, диннең нигезен аңламау аркасында, кайберәүләр исә төрле астыртын эшләр нәтиҗәсендә диннән ераклаша. Динне шәхси максатлар өчен бер корал итеп файдаланучылар да килеп чыга.

Коръән аятендә Раббыбыз бик нык кисәтә:

الَّذِينَ يَسْتَحِبُّونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا عَلَى الآخِرَةِ وَيَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ اللّهِ وَيَبْغُونَهَا عِوَجًا أُوْلَـئِكَ فِي ضَلاَلٍ بَعِيدٍ 

“Ул кәферләр ахирәтне ташлап дөньяны гына яратып кәсеп итәләр вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар һәм ислам диненең зәгыйфьләнүен яки алар ягына үзгәрүен телиләр, алар хактан бик ерак адашканнар” (Коръән. Ибраһим сүрәсе,  3нче аять).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә бер хәдисендә болай дигән: “Мөселман – ул мөселманнарны кулы һәм теле белән мөселманнарны яклаучы. Мөэмин исә барча кешеләрнең җаннары һәм маллары өчен иминлек тәэмин итүче кеше”.

Димәк, мөэмин-мөселман кеше шундый була, алардан бер кеше дә зарар күрми һәм үзләренең җаннары өчен дә, маллары өчен дә тыныч торалар. Әмма бүген бик авыр хәлләр күзәтелә. Ислам һәм мөселманлык артына качкан җинаятьче оешмалардан меңләгән кешеләр вәхшилек күрә. Пәйгамбәребез кисәткән һәм ачмаска кушкан ишекләрне – “хәсрәт ишекләрен” ачалар. Шул ишекләргә корылган пәрдәләр – Аллаһ куйган чикләрне узып, халыкларны хәсрәтле итәләр.

Бүген, кансыз һәм надан кешеләрнең гамәлләре аркасында бөтен Исламны түбәнсетү күзәтелә. Моның  белән беррәттән, кешеләрне Исламнан ераклаштырып, динебезгә карата курку һәм башка тискәре хисләрне уятырга тырышалар.

Мөхтәрәм җәмәгать! Иң зур җинаять исә − хаксыз һәм гаделсез рәвештә кешеләрне үтерүне “җиһад кылу” дип атыйлар.  Безгә юл күрсәтүче китабыбыз Коръән -Кәримдә исә мондый бер аңлатма да юк. “Җиһад” сүзе ул, ислам дине, Аллаһы Тәгалә юлында булу һәм гыйбадәт кылу өчен тырышу. Ул һич тә үз-үзеңә кул салуга да, башка  кешеләрнең канын коюга да өндәми. Мөселманнарга каршы фетнә чыгару, дошманлык хисе уяту, изге рәҗәб, шаһбан, рамазан айларында кан кою – болар берсе дә җиһад түгел, ә җинаять. Ислам бер кеше үтерүне бөтен халыкны үтерүгә тиңли. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең хәдисләрендә: “Иң зур җиһад – үз-үзең белән көрәшү, үзеңнең түбән әхлагыңны, начар гадәтләреңне, уй-фикерләреңне төзәтү”, – дип аңлатты.

Ислам кеше күңеленә нәфрәт һәм үч алу хисләрен түгел, ә мәрхәмәт, шәфкать һәм мәхәббәт орлыкларын чәчеп, хак юл белән баруны тәэмин итә. 

Бүген гаепсез кешеләрне, хатыннарны, балаларны һәм картларны дин өчен дип үтерүчеләр асылда Исламга гына түгел, бөтен дөньяга каршы бер вәхшилек кылалар. Һәм, иң кызганычы, ислам диненең исеме моның өчен корал итеп кулланыла. Сүриядә, Төркиядә һәм дөньянын башка төбәкләрендә кешеләрне үтерү − галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән Ислам диненә каршы юнәлдерелгән бер җинаять. Чөнки шулай итеп Аллаһның каләменнән һәм Аның сөйгән Пәйгамбәреннән кешеләрнең күңелләрен кайтарып хуш булмаган карашлар тудырыла, бу юлга садыйк булган мөэмин-мөселманнар исә хур ителә.  

Кардәшләрем! Берләшкән җинаятьчеләр барлыкка килде. Аларның дине юк. Андыйларның дине була да алмый. Дин байрагы астында җинаятьче төркемнәр электән үк җыелып килгән үпкәләрне, кимсетелүләрне, хис һәм тойгыларны үз файдаларына бик оста кулланалар. Тарихи вакыйгалар белән уйнамакчы булалар. Тарихта булып үткән кайбер хәлләрне хәзерге көнгә дә туры килә дип ышандырып, фикерләрне бутыйлар. Ватанпәрвәрлек, үз халкыңны ярату, туган җиреңне кадерләү хисләрен начарлыкка бормакчы булалар. Ләкин бу хисләр берничек тә башка дин, милләт кешеләренә карата җинаять кылуга әйләнергә тиеш түгел. Чөнки Раббыбызның рәхмәте киң, барчабызга да җитә.

Җинаятьчеләрнең телләре гел тәкбир әйтеп торса да, маңгайлары гел сәҗдәдә булса да, алданмагыз. Үтерү нияте кергән җинаятьчеләр белән диннең бернинди бәйләнеше юк һәм була алмый. Бернинди гаебе булмаган кешеләрне санаулы көннәрдә юкка чыгаралар. Бу исламнан түгел! Бу Аллаһы Тәгалә кушкан юл түгел! Җинаятьчеләрне аклап һәм аларны нинди дә булса дин әһелләре сафына кертү турында сүз дә куерта алмыйбыз.

Ахирәт көнендә мәңге рәхмәткә ирешер өчен барыбыз да Ислам дине китергән мәрхәмәт һәм мәхәббәткә ике куллап тотыныйк. Балаларыбызга, яшьләребезгә хуҗа булып, дин һәм иман мәсьәләләрен дөрес итеп өйрәтик, фәкать тугрылыкка юнәлеп, дөрес дин гыйлемнәренә юл тотыйк. Тикшермичә, белешмичә теләсә нинди белемне кабул итмик. Вәгазьне исә шушы дога белән тәмамларга телим: “Әй, Раббым! Белемебезне, аңыбызны арттырып, безне салих колларыңнан әйлә!”

Хәлим хәзрәт ШӘМСЕТДИНОВ,

Алабуга районы имам-мөхтәсибе

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Baijiahao: Владимир Путин ответом на санкции принес Японии проблемы

«Теневой театр для детей» посетила в Великих Луках реабилитолог из Московской области

От комочка размером с ладонь до выхода к людям: Московский зоопарк перечислил главные этапы взросления панды Катюши

В результате СВО сформировался новый средний класс. Кто его поведёт дальше — Путин или очередной Навальный

Музыкальные новости

Театр-студия Всеволода Шиловского: Открытие сезона, планы и премьеры

Сергей Собянин: Панде Катюше из Московского зоопарка исполнился год

В "Динамо" перешёл марокканский нападающий Маухуб, он обошёлся в €1,5 млн

В городском округе Домодедово проведена агитационно-разъяснительная работа с населением о сохранности имущества.

Новости России

«Теневой театр для детей» посетила в Великих Луках реабилитолог из Московской области

От комочка размером с ладонь до выхода к людям: Московский зоопарк перечислил главные этапы взросления панды Катюши

Сергей Собянин. Главное за день

Горожанам рассказали о мероприятиях Недели финансовой грамотности

Экология в России и мире

Александр Бордов отмечает день рождения

Обувной бренд Katy Perry представил коллаборацию с Hello Kitty

«Маринс Нижний Новгород» дарит билеты на фестиваль «ПАРИ ФЕСТ» 2024

Преображение OUTRIGGER Koh Samui Beach Resort

Спорт в России и мире

Синнер о допинговом деле: «Теперь я в курсе, кто мне друг, а кто – нет. Те, кто хорошо меня знает, понимают, что я никогда не нарушу правила»

Эрика Андреева одержала первую победу над соперницей из топ-20 рейтинга WTA

Синнер об увольнении фитнес-тренера и физио после допинг-скандала: «Из-за ошибок у меня нет уверенности, необходимой для дальнейшей совместной работы»

В зоне особого давления // начинает US Open после допингового скандала первая ракетка мира Янник Синнер

Moscow.media

В США университет провёл «успешную» фишинговую атаку с фейком о вирусе Эбола

Огнестойкий блогер

Компания Great Wall привезет большой рамный внедорожник Haval H5 в Россию

Москвичам знаний хватает // Электронно голосовать на выборах в Мосгордуму намерены почти две трети респондентов











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Китай против классовой борьбы, рост востребованности китайского языка и роботакси в Пекине

От комочка размером с ладонь до выхода к людям: Московский зоопарк перечислил главные этапы взросления панды Катюши

Народ, который не знает прошлого, не имеет будущего

Москва. Парк культуры и отдыха им. Горького. Ч.2.