Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әгерҗедән Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә дүрт инвалид бала тәрбияләнә

“Бер елны эш урынымда егылып, аяк-кулларым хәрәкәтсез калды. Бик озак хастаханәләрдә дәваландым, яшәүгә өметем дә сүрелә башлаган иде. “Әгәр аякка бассам, тәрбиягә ятим бала алып, аны назлап үстерер идем“ дип сүз бирдем, – ди Әгерҗедә Тукай урамында яшәүче Фәния апа МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Әйткән сүз – аткан ук, ди халык. Савыгып аякка басуга Фәния ханым күрше урамдагы ана назы күрми приютка эләккән малайларның әнисен алыштыра. Ире Раиф та җәмәгатен хуплый, кызларыбызның үз тормышлары, икебезгә генә күңелсез, өебезгә ямь керер, диләр алар.

–       Менә шул Альберт белән Никита минем – яшәү белән үлем арасында яткан хатынның күзләрен ачтылар. Алар артыннан йөреп авыруымны да оныттым, – ди Фәния апа.

Альберт унсигезе тулгач бу йорттан чыгып киткән. Әмма әби-бабасының (Фәния апа белән Раиф абыйны балалар “әби-бабай“, диләр) яхшылыкларын онытамы соң?! Кунакка да килә, урамда күргәндә дә кочаклап ала.

–       Бу малайлар үсә төшкәч тагын төшенкелеккә бирелә башладым бит. Балалар чыгып китәр, өй бушап калыр. Бабай белән икәү генә ничек көннәрне уздырырбыз дип уйлыйм. Үземнең кызларым Эльвира белән Гөлгенә дә каршы килмәгәч, яңадан биш сабыйны үз канатыбыз астына алдык, – ди хуҗабикә.

Берсеннән-берсе кечкенә бертуганнар Владик–Никита,  Венера–Марат һәм Сережаны бәхетле итәләр алар.

–       Сережа урынына икенче баланы алырга тиеш идек. Балалар йортына килеп керүгә йөгереп килде дә итәккә ябышты, “син – минем әнием, син – минем әтием, сезнең белән кайтасым килә“, дип сикергәли, кочаклый. Ничек инде аны калдырасың?! Алып кайттык. Менә хәзер бертуганнар кебек бик матур үсәләр балаларыбыз, – ди Фәния апа.

Әмма балаларның дүртесе – инвалид. Алар коррекцион мәктәптә укыйлар. Әби-бабайлары бу балаларны җайлап-көйләп кенә торалар.

–       Кайвакыт мәктәптә кызып китеп иптәшләренә сугып та алалар икән, тавышларын да күтәргән чаклары була. Без исә аларны хәйләлибез дә, вакытында тынычландырабыз да, – ди Раиф абый.

Малайларны эш белән дә тәрбияләргә тырышалар гаиләдә. Әнә, чиратлашып кар көриләр алар хәзер. Җәен бакчада әби-бабасының төп булышчылары. Абзардагы бах-байны да бик яраталар.

–       Биш еллап үзем дә авырыйм шул, тыным бетеп җәфаланам. Малайларны атыбызга атландырып йөри алмавыма эчем поша. Аларны утыртып болыннарга алып чыгасым килә, – ди Раиф абый.

Балаларның күңелсезләнгән чакларын күрмәссең. Мәктәптән соң әбиләре әзерләгән тәмле ризыкларны ашагач йә саф һавада уйныйлар, йә телевизор карыйлар. Эльвира белән Гөлгенәнең тәрбиягә алган балалары да – биредә еш кунак. Ә кичтән барысы бергә өй эшләрен хәзерлиләр. Каникулларда төрле санаторийларда сәламәтлекләрен ныгыталар, җәен лагерьларга баралар.

–       Анда-монда барганда балаларга һәрвакыт кеше әйберенә тимәгез, кызыкмагыз, матур итеп исәнләшегез, рәхмәт әйтә, гафу үтенә белегез дип өйрәтәм. Әле моңа кадәр йөзгә кызыллык китермәделәр, шөкер. Шушы балаларны яхшы кешеләр итеп аякка бастырсак, бик бәхетле булыр идек, – ди Фәния апа. 

–       Без бит аларга бернәрсә дә жәлләмибез. Тәм-томнардан өзгән юк, киемнәрне дә үзләре теләгәнен сайлап алабыз. Аларга әти-әни назын, өй җылысын бүләк итәргә тырышабыз. Үсеп җитеп, бездән чыгып киткәч, яхшылыкларыбызны онытмасыннар иде инде, – дип өсти Раиф абый.

...Әнә, Фәния әбиләре янына ничек елышканнар балалар. Бер-берсен бүлдереп мәктәптә булган хәлләр, билгеләре турында сөйлиләр. Бүген бик бәхетле бу балалар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus