Урдалы авылы китапханәсендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, “Чын йөрәктән” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды.
Очрашуга авылыбызда яшәүче тумыштан һәм балачактан инвалид булган кешеләр һәм аларның опекуннары чакырылды.
Кичәнең беренче өлешендә Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйровның тормыш юллары, аларның иҗаты турында әңгәмә үткәрелде, шигырьләре укылды.
Аннары кичәбез чәй табыны артында үтте. Соңыннан кунакларыбызга төрле уеннардан ярыш һәм кечкенә генә дискотека оештырдык. Алар бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр. Ярышта җиңүчеләргә кечкенә призлар тапшырылды, гомүмән, кунакларыбыз бик актив булды, кичәдән берсе дә бүләксез китмәде.
Әлфинур Галимова