Шәһәрдә яшәүче өлкән буын кешеләренең сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирүләре яшьләргә дә үрнәк өлге булып тора. Алар район җирлегендә бу уңайдан тудырылган бөтен шартлардан да иң актив файдаланучылар. Спорт залларында булсынмы, бассейндамы, Ринат Фәрдиев исемендәге паркта “Скандинавия йөреше” белән шөгельләнүме, мәдәният учакларындагы чараларда катнашумы барысына да өлгерә алар. Менә шундый актив өлкәннәребезнең бер өлешен “Өмет” клубы ( “Надежда”) берләштерә. Күптән түгел генә әлеге клуб үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте.
2010нчы елда барлыкка килгән әлеге клубны элекке инглиз теле укытучысы, мөхтәрәм педагог ветеран Нина Веселова җитәкли. Башлангыч мәлләрендә 20 кеше берләшеп сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән шөгыльләнә башласалар, хәзер аларның саны инде 70 тән дә артып киткән.
- Әле һаман саен безнең рәтләр тулылана тора. Сәламәт булырга, актив тормыш алып баруга өстенлек бирүчеләргә без һәрвакыт шат. “Өмет” клубына йөрергә теләк белдерүчеләрнең күп булуы турында белдергәч , безгә район җитәкчелеге атнага ике тапкыр гимнастика, физик күнегүләр ясау өчен “Энергетик” мәдәният сарае янәшәшәсендәге спорт залда бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырды. Спорт, физкультура һәм туризм идарәсе “Барс” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Гөлназ Абдуллинаны безнең белән эшләүгә билгеләде. Өлкән кешеләрнең буын, күз, тын алу юлларында сәламәтлек буенча проблемалары булуын искә алып ул безгә махсус программа нигезендә физик күнегүләр ясата. Һәркемгә игътибарлылыгы, дәресләребезгә җитди каравы өчен без аңа бик рәхмәтле, - ди Нина Филипповна.
Өметлеләрнең атна дәвамында нәрсә белән шөгыльләнергә тиешлеге бүленеп куелган. Алар физик яктан чыныгу өстенә, татар һәм рус телләрендә җыр ансамбльләре дә булдырган. Клубның үз гимны да бар хәтта. Узган ел алар ветераннар фестивале кысаларында Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән чарада да катнашып, уңышлы чыгышлары белән билгеләнгәннәр. Ә һәр төрле бәйрәм, туган көннәрне алар “Империя” кафесында махсус программа әзерләп билгеләп үтәргә күнеккән.
- Безнең бәйрәмнәребез үзе үк иҗат фестивален хәтерләтә. Кемнең нәрсәгә сәләтле булганын һәр чара саен күбрәк ачыклыйбыз. Клубыбызның исеме җисеменә туры китерелеп, алдан конкурс үткәреп сайлап алынды. Иртәгесе көннең бүгенгедән дә матур буласына өмет белән, шуңа күмәк ирешүгә тырышып яшибез, - ди бирегә инде дүртенче елын йөрүче Галина Кузмина. Ул үзе ГРЭСта эшләп лаеклы ялга чыккан. Гомумән “Өмет” клубына йөрүчеләрнең 30 лабы әлеге предприятие ветераннары. Җәйге вакытларда республикабызның төрле истәлекле урыннарына экскурсияләр оештыруны үз өстенә алып, өметлеләргә автобуслар белән ярдәм итүче әлеге предприятие җитәкчелегенә бик рәхмәтле алар.
Шәһәрдәшебез Галия Әхтәмовага клубка өч ел йөргәннән соң аны бер ара калдырып торырга туры килә. Әмма яшьтәшләре белән аралашудан, даими гимнастикалардан алган тәэсирләр җитми аңа, кабат бу елдан сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар сафына баса ул. Тренер Гөлназ Абдуллина, ул булмаган вакытларда күнегүләр ясатуны үз өстенә алган Любовь Санниковаларның бер генә дәресен дә калдырмаска тырышам, күнегүләр ясап кайткан көнне үземне бөтенләй яңарып, яшәреп киткәндәй хис итәм, дип елмая ул.
Ә Зоя Лыскова “Өмет” клубына йөрүдән сәламәтлеге яхшыруын ассызыклый.
- Монда йөри башлаганчы бер авыртмаган җирем дә юк иде. Хәзер буыннарым да сызламый, хәлсезлек тә тоймыйм, элегрәк елларда авырыйм дип зарланган мизгелләрем искә төшә дә үземә оят булып китә, сәламәтлек кешенең яшәү рәвешенә бәйле икән. Олыга да, кечегә дә үз яшь мөмкинлегенә карап билгеләнгән физик күнегүләр белән даими шөгыльләнергә, актив яшәргә омтылырга киңәш итәм. Күтәренке күңел белән гомер итү күпкә җиңелрәк, - ди 72 яшьлек Зоя апа.