Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә әниләр белән матур чара үткәрделәр-Фотолар

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә әниләр белән матур чара үткәрделәр. Бәйрәмгә төрле яшьтәге әниләр килгән иде.

Бәйрәм Балык Бистәсенә багышланган презентация белән башланып китте. Районның матур, күркәм истәлекле урыннары, яр буйлары, кышкы карлы урамнары, җәйге табигате, елгада үтеп баручы теплоходлары, язучылар белән очрашудан, 9 май кичәсеннән фото мизгелләр күрсәтелде. Китапханә методисты Фәүзия Хөсәенова Рәсимә Гарифуллинаның “Дөнья йөге” исемле шигырен укыды. Аннан соң килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп төрледән-төрле кызык сораулар бирде. Кунаклар залда өй атмосферасы тудырып, әңгәмәләрдә катнашып утырдылар. Бергәләшеп әниләр турындагы элеккеге җырларны башкардылар.  “Әниләр бәхете нәрсә?”, дигән сорауга барысы да бертавыштан диярлек: “Балаларның исән-имин булуы”,–диделәр. Балалар белән булган кызыклы вакыйгаларны да искә алдылар. “Ул чакларда балалар көйләп утырырга вакыт булмаган, оныклар тугач “уяндык”, әйдәгез алар турында сөйләшик”,–дип шаяртты кайберләре. “Күрше балалары түбәдән кар өеменә сикергәннәр. Билдән батканнар чыга алмыйлар. Туңып беткәннәр, үзләре көләләр. Тартып чыгара алмагач көрәп алдык үзләрен”,–дип сөйләде Марсилә апа Садыйкова. Зөһрә апа Зәйнуллина да бер кызыклы вакыйганы искә төшерде. “Туганымның өч баласы белән Казан шәһәрендәге туганнарга кунакка киттек. Конфет, печенҗеларны ул вакытта талон белән граммлап кына биргән вакытлар. Ә безне туганнар тәлинкә-тәлинкә конфет, печенье белән сыйлады. Чит илдә яшәгән баласы алып кайткан күчтәнәчләр булган ул. Ашагыз, ашагыз, ди алар. Ә балаларның күргән әйберләре түгел,  уралар гына. Шулай оятка калдым”,–дип сөйләде ул.

Район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина әниләр турындагы шигырьләрен сөйләп, моңлы җырлар башкарды. Бишек җырлары турында әңгәмә башлангач, яшь вакытта өйрәнгән рус халкының бишек җырын җырлап, Рәсимә апа барысын да уйландырды. Тәрбия турында да сөйләшеп алдылар. “Хәзерге яшь буын сабыр итә белми. Элеккеге буын нинди авырлыкларга да түзгән”,–диючеләр булды. Әминә апа Гарипова әнисе сөйләгән шаккатырлык бер вакыйганы искә төшерде. 

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова. 

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus