1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә Лениногорскиның 3 нче мәктәбендә “SaMoSтоятельные дети” проекты катнашучылары төрле чаралар үткәргән, дип хәбәр ителә 3 нче мәктәп сайтында.
5-8 сыйныф укучылары арасында “Кызыл лента – СПИДка каршы көрәш символы” темасына плакатлар конкурсы үткәрелсә, мәктәп линейкасы вакытында өлкән сыйныф укучылары бер-берсенә кызыл лента такты һәм “Синең сайлау” дигән буклетлар таратты.
7 нче сыйныфта “СПИД – куркыныч чир” дип исемләнгән класс сәгате үткәрде.