Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Без әле Төркиягә хатасы турында берничә тапкыр исенә төшерәчәкбез - В.Путин

Президент халыкара террорчылык куркынычы көчәя баруын ассызыклады

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төркиянең ни өчен Россиягә каршы баруы турында бер Аллаһ кына беләдер. Бүген Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.

Илбашы чыгышының беренче темасы террорчылыкка каршы көрәш проблемасына багышланган иде. “Россия террорчылыкка каршы көрәштә күптән инде алгы сафта. Бу гаделлек һәм дөреслек өчен көрәш”, - диде Путин. Ул террорчылыктан һаман да зуррак куркыныч янавын ассызыклады һәм бу афәтне бер ил көче белән генә җиңеп булмавын белдерде.

“Сүриядә тупланган боевиклар аеруча зур куркыныч тудыра. Алар арасында Россия һәм БДБ илләре вәкилләре дә аз түгел, - диде Президент. Ул Россия Кораллы Көчләренең Россия өчен сугышуын билгеләп узып: - Армия үзенең хәрби хәрәкәтләргә сәләтлелеген күрсәтте. Безгә бердәм йодрыкка берләшеп, террорчылыкка каршы бердәм фронт булдырырга кирәк. Һәр дәүләт террорчылыкка каршы үзеннән өлеш кертергә тиеш”, - дип саный В. Путин.

Илбашы Төркия белән үзара мөнәсәбәтләрнең катлаулануына җентекләбрәк тукталды. “Төркиядә ягымлы, хезмәт сөючән, талантлы халык яши. Шул ук вакытта безнең халык үлеме өчен җаваплы булган затлар да бар”, - диде ул.

Владимир Путин Төркия тарафыннан Россия самолеты бәреп төшерелүе вакыйгасына тукталып: “Аларның ни өчен шушы адымга баруын бер Аллаһ кына беләдер, - диде. Президент дустанә мөнәсәбәттә булган илнең хыянәтен аяз көнне яшен суккандай кабул ителүен ассызыклады. - Ике арада булган теләсә нинди каршылыклар, проблемаларны башкача хәл итеп булыр иде. Без Төркия белән башка союздашлары риза булмаган иң нечкә юнәлешләрдә дә хезмәттәшлек итәргә әзер идек. Без корал белән башбаштакланырга җыенмыйбыз. Әмма, җинаять кылып, безнекеләрне үтереп, кем дә кем моның өчен помидор белән түләрбез дип уйлый икән, – бик ялгыша. Бездән кискен реакция, хафалану күрә алмаячаклар. Без әле аларның хатасы турында берничә тапкыр исләренә төшерәчәкбез. Алар әле моңа үкенәчәк. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген яхшы беләбез”, - дип басым ясады В. Путин.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/03/116217/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus