Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертергә кирәк

Россия сәламәт туклану товарлары җибәрүче була ала, өстәвенә, мондый продукциягә ихтыяҗ үсә, дип саный Президент

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2020 нче елга эчке базарны тулысынча илдә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин, бүген РФ Федераль Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда, шундый фикер белдерде.

Илбашы Россиянең агросәнәгать комплексы өлкәсендә җитди алгарыш ясавын ассызылкды. “Россия сәламәт туклану товарлары җибәрүче була ала, өстәвенә, мондый продукциягә ихтыяҗ үсә. Бу бурычларны хәл итү өчен, югары нәтиҗәлелек күрсәтүче хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк. Агросәнәгать комплексы үсеше менә шул принципка нигезләнергә тиеш”, - дип, Путин бу мәсьәләгә Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитди игътибар юнәлтергә тиешлегенә ишарәләде.

Президент әйтүенчә, намуссыз милекчеләрдән тиешенчә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен йолып алырга кирәк. Аның фикеренчә, бүген файдасыз булып буш торган миллионлаган гектар сөрүлек җирләрен әйләнешкә кертергә кирәк. Путин аларны җир эшкәртеп, аннан уңыш алырга теләүчеләргә аукционда сатарга тәкъдим итте. Моңа нисбәтле төстә, ул Россия Хөкүмәтенә конкрет тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде, ә депутатларга законга тиешле төзәтмәләр кертүне сорады. “Безгә үзебезнең чәчү һәм нәсел үрчетү фонды кирәк. Бу үтә әһәмиятле бурыч”, - дип ассызыклады Илбашы.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/03/116222/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus