Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә Билгесез солдат көне уңаеннан чаралар узды

3 декабрь Россиядә икенче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп узган 1966 елның 3 декабрендә билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабына һәм “Билгесез солдат кабере“ мемориаль комплексы ачыла.
“Беркем дә, бернәрсә онытылмый!“ Бу – Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган агымдагы елда  яу кырында башларын салган бик күп батырларыбызны искә алу аеруча мөһим. Шул уңайдан Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына бүген ветераннар, хәрбиләр, үсмерләр, сабый балалар җыелды.

- Тарихыбызны, ил иминлеге өчен башларын салганнарны безнең онытырга хакыбыз юк. Бүгенге чарага бакча яшендәге нәниләрне чакыруыбыз да - алар күңеленә кече яшьтән үк  киләчәк буын өчен үз гомерләрен кызганмаганнар турында, батырларыбыз өчен булган горурлык хисләрен алар йөрәгенә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман.

Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгышында бу көннең мөһим булуын билгеләп үтте. Ә ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булып, каберләре билгеле булмаганнарның миллионнар белән исәпләнүен, кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләрнең иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Сергей Хватков исә  районда өлкән буын хәрбиләр белән яшүсмерләр тарафыннан оештырылган эзтабарлар отрядларының билгесез югалганнарны табуга зур өлеш кертүен искәртте.  Күпме якташларыбыз яу кырыннан кайта алмаган, ә күпмеләре әле дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Яу кырыннан кайтмаучыларны бер минут тынлык белән искә алыеды, Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus