Депутат Дмитрий Бердников Илсур Метшинга Казан шәһәр думасының чираттагы утырышында әлеге тәкъдимне карарга тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, Казандагы бер урамга төрек гаскәриләре һөҗүме аркасында һәлак булган хәрби очучы Олег Пешков исемен бирергә кирәк.
Шунысын да искәртү урынлы булыр: Олег Пешовка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Кичә очучыны соңгы юлга озаттылар, дип яза Интертат.ру